4 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Татарстанда Болгар ислам академиясе һәм Казан изге Ана иконасы соборы булдырыла
Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов " Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында"гы Указга кул куйды. Шулай итеп, РФ мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары мөселманнары, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту, саклап калу...
-
Татарстан Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итә
Бүген Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан татарстанлыларны республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. http://intertat.ru/tt/xakimiyat-tt/item/50561-tatarstan-halyiklar-berd%D3%99mlege-k%D3%A9nen-b%D3%99yr%D3%99m-it%D3%99.html
-
Чаллы шахматчысы – Дөнья чемпионы
Дрезден шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында шахмат буенча Дөнья чемпионаты үтте. Анда 63 катнашучы арасыннан абсолют зачетта шәһәрдәшебез Станислав Михеев 5,5 очко туплап, өченче урынга лаек булды. Терәк-хәрәкәт аппараты чикле катнашучылар арасында исә ул әлеге күрсәткеч белән беренче урынга чыкты. Чарада 13 илдән шахматчылар катнашты.
-
Аерылышу тыела?
ТР Хөкүмәте Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә аерылу срогын 30 көннән 90 көнгә кадәр арттырмакчы. Шул рәвешле, ашыгыч карар кабул итүдән сакланып булачак, ди түрәләр. Чөнки аерылышуларның күпчелеге ашыгычлык белән ясала. Канун проекты яклау тапса, ирләр балага өч яшь тулганчы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләренә гариза яза алмый. Әлегә исә...
-
Җәйге тәгәрмәч белән йөрү рөхсәт ителми
Россиядә 1 ноябрьдән "Транспорт чарасы куркынычсызлыгы турында"гы канун гамәлгә керде. Хәзер аның нигезендә, машина хуҗаларына кышкы вакытта җәйге тәгәрмәч белән йөрү рөхсәт ителми. Законны бозучыларга 5000 сум штраф салына. Документта шулай ук җәен шиплы тәгәрмәчле машиналарда йөрүнең тыелган булуы да әйтелә.