14 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Яңа чыршы балкып торчы
Быел Чаллының төп чыршысы бөтенләй икенче төрле булачак. Аны гадәттәгечә "Азатлык" мәйданының уртасына түгел, ә "Палитра" сәүдә үзәгенә якынрак урынга урнаштырачаклар. Сылукайның бизәлеше дә узган еллардагыдан күпкә аерылып торачак. Чыршы алдына Кыш бабай, Кар кызы сыннары һәм ике дәүләт телендә Яңа ел белән дигән зур язу да урнаштыру да күздә...
-
Үзебезнең Чаллы кызы бит ул
Эльмира Галимова бүген республикабызның иң талантлы, күренекле композиторларының берсе. Ул үзенең иҗатын Россия күләмендә генә түгел дөньяда таныткан шәхес. Эльмира симфоник әсәрләре белән дәрәҗәле фестивальләрдә катнашып җиңүләр яулап килә. Әйтик, "Азия-Ауропа" халыкара музыка фестивалендә, ISCM дип аталган дөнья композиторлары бәйгесендә һ.б. аңа җиңүләр юлдаш булды. Эльмира Татарстан Республикасының Муса Җәлил...
-
Юллардан канәгатьме?
Татарстан Юл хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгы юлларның торышына бәйле сорауларны кабул итү өчен «кайнар линия» булдырды. Министрлык каршында оператив кизү хезмәте эшлиячәк. Тәүлек әйләнәсендә республика халкыннан юллардагы хәлләр турында мәгълүмат кабул итеп алыначак. «Кайнар линия» телефоны: (843) 291-91-91.
-
Форум була
Чаллыда ТРның машина төзүчеләр кластеры форумы оештырыла. Аны 10 декабрьдә шәһәрнең ИТ-паркында үткәрү планлаштырыла. Программа кысаларында мөһим юнәлешләр буенча дүрт семинар һәм дүрт түгәрәк өстәл, республиканың сәнәгать предприятиеләре продукцияләреннән күргәзмә һәм башка чаралар үткәрелә. Форумга мең ярым чамасы республика эшмәкәрләре килүе көтелә. Әлеге республикакүләм чара Татарстан машина төзелеше кластерының, тулаем...
-
Ярминкәгә килегез!
14 ноябрьдә Чаллыда авыл хуҗалыгы товарлары сату буенча чираттагы ярминкә үтә. Сәүдә рәтләре Сарман трактында һәм Шамил Усманов урамынэшләячәк. 15 сентябрьдән башланып, һәр атна саен уздырылган ярминкәләрдә район җитештерүчеләре барлыгы 424 млн сумлык товар саткан. Яңа елга кадәр атна саен мондый ярминкәләр даими булачак.