21 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Наркотик сатучылар турында хәбәр ит
27 ноябрьгә кадәр шәһәрдәшләр наркотик тарату, саклау һәм куллану белән бәйле мәгълүмат калдыра ала. Һәр мәгълүмат тәфсилләп тикшереләчәк, алар буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк, дип ышандыра белгечләр. Моның өчен Чаллыда 56-29-50 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
73 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылды
Пенсия фондының Чаллы буенча идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фаттахов "Энергетик" мәдәният сараенда тагын 73 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырды. Бүгенге көндә ул 453 мең 26 сум тәшкил итә. Әлеге программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле Чаллыда 28 меңнән артык сертификат бирелде.
-
Чыршы утларын кабыза
Чаллыда яңа ел чыршыларын 18 декабрьдә кабызачаклар. Бәйрәм чаралары "Төзүчеләр" стадионында һәм "Бумажниклар микрорайоны" тукталышы янында 16 сәгатьтә, "Азатлык мәйданында 18 сәгатьтә үтәчәк.
-
«Татар моңы» – төп этабы
Тиздән яшь башкаручыларның арасында «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсының төп этабы башлана. Мәгълүм булганча, конкурска быел барлыгы 302 гариза кергән. Шуларның 156сы - Россия төбәкләреннән, 146сы - Татарстан шәһәр һәм районнарыннан. Алар арасында шәһәрдәшләребез дә бар. Йомгаклау концерты 29 ноябрьдә 18 сәгатьтә «Пирамида» да булачак.