25 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Онытырга хакыбыз юк
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан каләмдәшебез, журналист Рәис Зариповның "Генерал Власовны кулга алу" дигән китабы дөнья күргән иде. Тарихи фактларга нигезләнеп, ул Бөек Ватан сугышында татарларга юнәлтелгән сәясәтнең асылын күрсәтте, шул чорның милләттәшләребезгә моңарчы билгеле булмаган бик күп серләрен ачып бирде. Китапны укып чыккач, авторның төрле чыганакларда, төрлечә тасвирланган, төрлечә...
-
Бүләк отасың килсә
Татарстанда "IT-чемпион" акциясенең икенче этабы дәвам итә. Аңа 30 ноябрьдә нәтиҗә ясала. Хәтерләсәгез, быелгы конкурсның беренче этабы 31 июльдә тәмамланды. Анда Татарстанның 1 меңнән артык мәктәбеннән барлыгы 39 мең укучы катнашкан иде. Конкурсның икенче этабында катнашкан укучылар саны тагын да күбрәк - 53 меңнән дә артып китә. Август-ноябрь айларында гына...
-
Кышка әзерлек бара
Шәһәрдәшләр кышкы спорт төрләре - чаңгы, чана шуу белән бергә тимераякта шууны да елдан-ел үз итә баралар. Тимераякта җилдерергә яратучыларга сөенечле хәбәр - реконструкцияләнүче Җиңү паркында да ачык һавада зур шугалак булачак. Аны күзәтүләр тәгәрмәче белән янәшә эшлиләр. Бозны исә, шунда ук Яңа ел чыршысы урнаштыргач катыра башлаячаклар. Шугалак Яңа...
-
“Ипотека көне” ниләр вәгъдә итә?
Чаллыда быел беренче тапкыр "Ипотека көне" шәһәр ярминкәсе уза. Ул "КАМАЗ" мәдәният сараенда 29 ноябрьдә иртәнге сәгать 9да башлана. "Әлеге чарада шәһәр халкы торак алуга кагылышлы барлык сорауларга белгечләрдән бушлай җавап ала", - ди Татарстанның атказанган икътисадчысы, "Закамье" сәүдә-сәнәгать палатасының финанс комитеты рәисе Венера Иванова. Биредә шулай ук икътисадчылар һәм...
-
Чаллылылар сынатмады
Биектау районында физик мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында армспорт буенча Татарстан чемпионаты үтте. Анда республика шәһәр һәм районнарыннан 18 команда составында 150 спортчы катнашты. Чаллы командасы составында 8 инвалид спортчы чыгыш ясады. Ярышларда команда беренче урынны алды. Спортчылар барысы да медальләргә лаек булдылар.
-
Җәяүлеләр игътибарына
Татарстанда җәяүлеләрне яктылык кайтаргычлы элементлары булган киемнәр киеп йөрергә чакыралар. Тәүлек эчендә республикада ике җәяүле һәлак булган. Аларның берсе тиешсез урында юл аша чыкса, икенчесе юл уңае буенча атлап барган. Ике очракта да машина йөртүчеләр юлдагы җәяүлеләрне абайламый калган.
-
52нче мәктәпкә – бәйрәмгә
28 ноябрь көнне 52нче мәктәпнең 25 еллык юбилеена багышланган бәйрәм оештырыла. Юбилей шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә сәгать 10да башлана. Мәктәпне тәмамлаган укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны көтеп калабыз.
-
Тайгак юллар – хәвеф чыганагы
Соңгы көннәрдә һава торышындагы көтелмәгән кискен үзгәрешләр табигатькә генә түгел, кешеләрнең сәламәтлегенә дә зыян китерә. Имгәнеп - кул-аяклары сынып яки каймыгып, Чаллының медицина учреждениеләре травматология пунктларына килүчеләр үткән ял көннәрендә аеруча күп булган.