26 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Картиналар галереясынды яңа директор
Картиналар галереясы директоры итеп Илсөя Заһидуллина билгеләнде. Илсөя Илдус кызы бу өлкәдә билгеле кеше. Ул 2005 елдан башлап бүгенгә кадәр хакимиятнең мәдәният идарәсендә белгеч булып эшләде, үзен профессионал итеп танытты. Мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова аны галерея коллективына тәкъдим итте һәм уңышлар теләде.
-
Элеватор тавы бистәсендә фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Чаллының Элеватор тавы бистәсендә республика программасы буенча төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны төзү өчен республика бюджетыннан 5 миллион сумнан артык акча тотылды. Биредә халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтелә, профилактика эшләре алып барыла. Бистә халкының шатлыгын уртаклашырга Комсомол районы башлыгы Владислав Гаврилов, катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе генераль директоры Андрей Фомичев, сәламәтлек...
-
Әдәби конкурста катнаш
Оештыручылар «Бөек Җиңү батырлары-2016» бәйгесенең башлануын хәбәр итә. Ул инде ил күләмендә икенче тапкыр уздырыла. Бәйге үз алдына зур максатлар куя: Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының күрсәткән батырлыкларын мәңгеләштерү, Ватан сагында булган Россия сугышчыларының кыюлыгын, тәвәккәллеген тиешенчә бәяләү, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Конкурста катнашу өчен алда әйтелгән...
-
Яшь вәгазьче
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында "Яшь вәгазьче" конкурсын уздыра. Нәзарәттән алынган мәгълүмат буенча, конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйге башта мөхтәсибәтләрдә, РИИ һәм мәдрәсә студентлары һәм башка катнашырга теләүчеләр арасында...
-
Толерантлы булырга өйрәник
1995 елда ЮНЕСКО тарафыннан 16 ноябрь Халыкара толерантлык көне дип кабул ителгән. "Әйдәгез, мәктәпләрдә, өйдә, эштә бер-беребезгә карата толерантлы булырга өйрәник. Ә иң мөһиме - аны акылың һәм йөрәгең аша үткәрә белик!" - дигән үз өндәвендә ЮНЕСКОның генераль директоры Федерико Майор. Россиядә Халыкара толерантлык көненә багышлап, 16-23 ноябрьдә "Толерантлык дәресләре"...