27 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Рәис Фәрдиев: “Якташларым белән очрашкан саен күңелемә рәхәтлек тула”
Чаллыда 34 якташлык җәмгыяте бар. Төрле районнардан, башка республикалардан автогигант төзелгән елларда килеп, биредә урнашып калган якташлар шушы җәмгыятьләр үткәргән кичәләрдә сагыш-юксынулы җаннарына дәва табалар. Әлбәттә, җәмгыятьләрнең күбесенә яшәү көчен "Энергетик" мәдәният сарае директоры Гөлзада ханым Рзаева биреп тора. Ул якташлар җәмгыятьләре яккан учакларга сүнәргә ирек бирми, ел да очрашу...
-
Шәһәр мәктәпләренә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә керү тәртибе катгыйланды
Хәзер балаларны төрле түгәрәкләргә озата килгән өлкәннәр паспорт яки пропуск күрсәтергә тиеш. Ата-аналар мәктәпкә шулай ук паспортсыз кертелми. Террорга каршы чаралар кысаларында мәгариф учреждениеләрендә кизү торуны оештыру да каралган.
-
Эшмәкәрләр өчен Яңа ел бәйрәме 16 декабрьдә “Круглый стол” ресторанында була.
Шәһәр икътисады үсешенә үзләреннән өлеш керткән эшмәкәрләргә хаким Наил Мәһдиев, сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Иван Шигин теләкләрен җиткерәчәк. Әлеге чарада катнашырга теләүчеләр 57-38-12, 57-84-29, 8960-066-89-58, 8-960-066-89-28 телефоннары буенча шалтырата ала.
-
“Заман” яшьләр үзәгендә “Россиянең яшь эшмәкәре-2015” бәйгесенең шәһәр этабы узды
Чаллының "Заман" яшьләр үзәгендә "Россиянең яшь эшмәкәре-2015" бәйгесенең шәһәр этабы узды. Анда 6 эшмәкәр катнашты. Яшьләр жюри хөкеменә үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр һәм барысы да декабрь аенда Казанда булачак конкурста катнашу хокукына ия булдылар.
-
Яшәү мәгънәсе
Чыгышы белән Аксубай районыннан булган шәһәрдәшебез - Ирек Гасыйм улы Ишкинеевны Чаллыда бик күпләр белә һәм хөрмәт итә. Берәүләр аны нигезеннән башлап, Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсен төзеткән, анда 14 ел баш табиб булып эшләгән танылган медицина хезмәткәре буларак белсә, икенчеләр Сидоровка бистәсендә "Ихлас" мәчете, мәдрәсә төзелешләрен җитәкләгән дин кардәшебез...
-
Марат Гарифуллин: “Бер күрешү – үзе бер гомер”
Шәхси эшмәкәр Марат Гарифуллин - Чаллыда яшәүче Аксубай якташлар җәмгыяте җитәкчесе. Аны якташлары үзләренең таянычлары дип йөртәләр. Чөнки ул ярдәм сорап килгән якташларына гына түгел, сәнгать, театр әһелләренә дә кулыннан килгәнчә булыша. Калабызда узган бер генә милли чара да аның катнашыннан башка узмый. Ул аларны оештыруда ярдәм итеп кенә калмый,...
-
Андрей Петухов: «Татарларның хезмәтне яратулары шаккатыра»
"Эшлекле төшке аш" рәвешендә эшмәкәрләр чираттагы очрашу үткәрделәр. Бу юлы алар "Чаллыда эшмәкәрлекне үстерү һәм яклау буенча чаралар" турында фикер алыштылар. Удмуртиядән килгән кунак, чаллылыларга яхшы таныш Валерий Песков эксперт буларак чыгыш ясады.
-
Шәһәрдәшебезгә – алтын медаль
Румыниядә тхэквондо буенча Ауропа чемпионаты тәмамланды. Анда Чаллы данын Россия җыелма командасы составында "Кэмпо" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче педагогия институты студенты Дарья Ищенко яклады. Ул үз үлчәү категориясендә алтын медаль яулады.