28 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Син – безнең яратканыбыз
"Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз", дип язган шагыйрь белән килешми мөмкин түгел. Еллар үткән саен, моның шулай икәнлегенә инанабыз. Безнең әни шәһәрдә билгеле кеше түгел, ләкин ул безне эш сөючән, тормышны яратучы чын ирләр итеп тәрбияләде. Без аңа бик рәхмәтле", - ди шәһәрдәшебез Рөстәм Ибраһимов. Рәмзия ханым тыйнак, хезмәтне, гаиләсен яратучы...
-
Бәйрәмгә – премия
Әниләр көне уңаеннан "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә күп балалы аналарга премия бирелә. Аның күләме бер балага 500 сум исәбеннән билгеләнгән. Әлеге премияне өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 200дән артык әни ала.
-
Алданмагыз – ялган акчалар
Чаллыда 2015 ел башыннан алып, ялган акча куллануга бәйле 74 факт расланган. Җинаятьчеләр, нигездә, 5000 сумлык ялган акчалар белән эш иткәннәр. Күпчелек очракта ялган акча таратучылар 5000 сумлык ялган акчаларны ваклап, базарларда, сәүдә нокталарында "кирәк әйберләрен сатып алганнар". Ялган акчага бәйле җинаятьләрнең 95%ы биш меңлекләр белән бәйле. Өч тапкыр хокук...
-
Әнкәйләрнең олы йөрәгенә Яхшылыкның сыйган барсы да...
"Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүче кем? Әниең! Син авырганда төннәр буе сине юатучы, күз карашы белән иркәләүче кем соң? Әниең!.." Бу юллар танылган язучы Ибраһим Газинең "Синең әниең" хикәясеннән. Үзәк китапханәнең мәҗлесләр залында Әниләр көне уңаеннан әзерләнгән кичә аналарга багышланган матур сүзләр...
-
Бәйрәм белән кадерле әниләр
29 ноябрь - үзенчәлекле көн, без Әниләр көнен бәйрәм итәбез. Бу көн әле бик күптән билгеләнмәсә дә, иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсенә әйләнде, чөнки Ана һәм гаилә учагының җылысын саклаучы буларак, хатын-кызның роле гомер-гомергә бәяләп бетергесез. Сез кешелек дөньясына гомер бирүчеләр. Гаилә, халык һәм бөтен илнең киләчәге сезнең кулда. Чын кеше...
-
Күңелгә үтеп керә торган шигырьләр, гитара, ихласлык...
Чаллы дәүләт татар драма театрында "Шат-шау"ның 8нче сезонына багышланган үзенчәлекле концерт булды. "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалының Чаллыдагы үз хәбәрчесе, каләмдәшебез Илшат Әюпов театр бинасына татар бардларын һәм аларның чыгышын үз иткән тамашачыларны җыйды. "Шат-шау"ны Илшат үзе башлап җибәрде. "Һәр кешенең күңелендә күпмедер дәрәҗәдә шигърият яши. Бу залда утыручылар да шигырь яратадыр",...