29 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Азатлык мәйданында “Яңа ел казы” махсуслаштырылган ярминкәләре
Азатлык мәйданында оештырыла торган "Яңа ел казы" махсуслаштырылган ярминкәләре быел Чаллыда 19-20 һәм 26-27 декабрьдә үтә. Моннан тыш, 26-27 декабрьдә Сарман трактында кош ите, сыер, дуңгыз һәм сарык итләрен сату оештырыла. Шулай ук шимбә көннәрдә - 5, 12, 19, 26 декабрьдә Сарман трактында, Г.Камал бульварында һәм "Южный" агросәнәгать паркында кышкы...
-
16 меңнән артык укучы БДИга кертелү өчен йомгаклау иншасы яза
2 декабрьдә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы БДИга кертелү өчен йомгаклау иншасы яза. Физик мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Татарстанда йомгаклау изложениесен язуга 429 чыгарылыш теркәлгән.
-
Чаллы урамнарына яктырткычлы Яңа ел бизәкләре урнаштыра башладылар.
Барлыгы 300 яктырту баганасы бизәлергә тиеш. Тынычлык һәм Хәсән Туфан проспектларында эш тәмамланганнан соң, шәһәрне бизәү ГЭС бистәсенә таба дәвам итәчәк.