Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • 4 декабрь 2015 яңалыклары

    • 4 декабрь 2015 - 09:00
      Тагын бер татар фильмы
      1 декабрьдән Татарстан кинотеатрларында язучы Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" кыйссасына нигезләнеп төшерелгән "Җәза" фильмы күрсәтелә башлады. Ул республикабызның 35 районында да прокатка чыгачак. Татарда сценарий язучылар бармы? Россия кинотеатрлары милли киноны күрсәтергә телиме? Фәнис Камалдан шундый сорауларга җавап алдык. "Фильм төшерү минем балачак хыялы иде", дип сөйли мәдәният һәм сәнгать...
    • 4 декабрь 2015 - 08:30
      Гомерләрне уртак җыр итеп
      Шәһәрнең Тантаналар сараенда 50 һәм 55 ел бергә гомер кичергән парларны хөрмәтләделәр. Алтын һәм зөбәрҗәт никахларын билгеләп үтүче ун гаилә арасында 50 ел уртак ояда яшәүче Зоя Александровна һәм Альберт Максимович Даниловлар да бар. Алар авылдашлар - Кукмара районы Янил авылыннан. Хәтта бер сыйныфта укырга да тиеш булганнар. Ләкин Бөек...
    • 4 декабрь 2015 - 08:00
      Җәмгыятебез савыктыруга мохтаҗ
      Ришвәтчелеккә каршы илкүләм көрәш көннән-көн катгыйлана. Монысы аңлашыла да: соңгы елларда ришвәт алу һәм бирү гадәти күренешкә әйләнде. Хәтта дәүләт яклавында булган хезмәтләрне дә "акча төртеп" алырга өйрәндек. Зур предприятие җитәкчеләре, эре эшмәкәрләр дәрәҗәсендә бу миллионнар, миллиардлар белән исәпләнә. Җәмгыятебез кичектергесез савыктыруга мохтаҗ. Ә гади гражданнарга, иң беренче чиратта, үз...
    • 4 декабрь 2015 - 07:45
      Халыкны кабул иттеләр
      2013 елдан башлап, 1 декабрьдә "Бердәм Россия" партиясе туган көнгә багышлап, Россиядә халыкны бердәм кабул итү үткәрелә. Бу көнне җитәкчеләр, депутатлар халык белән очрашалар, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәләр. Чаллыда да мондый очрашулар үткәрү гадәти күренешкә әйләнде. Бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, муниципаль...
    • 4 декабрь 2015 - 07:30
      Шаянлыкта, тапкырлыкта безгә тиңнәр юк
      Татар лигасының җыелма командасы Уфада узган төбәкара финал ярышларында җиңү яулады. Чаллы командасы дүрт бәйгенең өчесендә иң күп балл җыеп, пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Икенче урында - Башкортостан җыелма командасы. Быел Чаллының татар КВН командасы Башкортостанда гына түгел, Минскида узган Халыкара ярышларда да катнашты. Кызганыч, алар анда финишка барып җитә...
    • 4 декабрь 2015 - 06:52
      Автобуслар арта
      Шәһәр урамнарындагы маршрутлар буенча йөри торган автобуслар саны 90га җитәчәк. Моны күздә тотып, "Электротранспорт" муниципаль унитар предприятиесе автобус йөртүчеләрне эшкә кабул итә. Бүгенге көндә автопаркта 136 "Нефаз" бар. Шоферлар җитмәү сәбәпле, аларның 50се тик тора. - Рейстагы автобуслар саны 14кә генә артса да, хәрәкәт интервалы кыскара. 26нчы маршруттан тыш, һәр...
    • 4 декабрь 2015 - 06:05
      Яңа спорт комплексы ачыла
      Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында декабрь азагында бассейнлы спорт комплексы ачыла. Биредә бары көйләү эшләрен генә тәмамлыйсы калган. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да көтелә. Институтның гомуми мәсьәләләр буенча проректоры Йолдыз Шәрипов әйтүенчә, бассейнга йөрү бәясе әлегә билгеле түгел, уку йорты җитәкчелеге төрле вариантларны карый. Студентлар һәм...
    Реклама