5 декабрь 2015 яңалыклары
-
Интерактив татар әкиятләре китапханәсе эшли башлады
Күптән түгел интернетта Tatarkitapp дип аталган кызыклы проект барлыкка килде. Бу - татар телендә интерактив китапларның бушлай китапханәсе. Бүгенге көндә аны компьютерларга һәм iPadларга йөкләп була. Әсбапта хәзерге вакытта татар әкиятләре урнашкан. Һәр әкият өчен интерактив рәсемнәр ясалган. Әкият текстларын танылган татар артистлары (Фәнис Җиһанша, Мәхмүд Фатыйхов, Ләйсән Фәйзуллина) укыган....
-
“Мастеровые” артистлары уңыш казанды
Йошкар-Олада үткән Россия һәм чит илләрдәге рус театрларының "Мост дружбы" XI Халыкара фестивале Чаллының "Мастеровые" рус драма театры өчен уңышлы булды. Театрның "Кроличья нора" спектакле "Иң яхшы режиссура" һәм "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинацияләрендә җиңде.
-
Картиналар галереясында яңа күргәзмә ачылды
Анда рәссам Гөлназ Әдһәмованың 35 эше экспозицияләнә. Алар акварель, акрил, майлы буяулар белән башкарылган. Картиналарда күбрәк туган як табигате сурәтләнгән. Гөлназ үзе дә картиналар галереясы хезмәткәре.
-
Санкт-Петербургка рейслар артты
ЮВТ-аэро авиакомпаниясе Россиянең төньяк башкаласына рейслар санын арттыра. 12 декабрьдән "Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка атнаның алты көнендә дә очып булачак. Аэробусларның кыска вакытка Пермь аэропортында тукталуы да планлаштырыла.