16 декабрь 2015 яңалыклары
-
Урамнарны кардан чистарту графигы
Чаллыда урамнарны кардан арындыру графигы төзелде. Юл чистартучылар ике сменада: 8:00-17:30; 19:00-6:00 кадәр эшләячәкләр. Графикта күрсәтелгән урыннарда һәм вакытларда машиналарны юл читендә калдырмау сорала. График уборки с 14 по 20 декабря в Комсомольском районе. Во вторник, 15 декабря, в Комсомольском районе дорожные службы начнут расчистку местных проездов на проспекте М....
-
Тиздән театрның туган көне!
21 декабрь 18 сәгатьтә Чаллы дәүләт татар драма театрында 25 еллык юбилейга багышланган тантаналы кичә узачак. Бу көнне артистлар үзләренең иң тугрылыклы тамашачылары һәм бәйрәм кунаклары өчен Г.Камалның "Банкрот" комедиясен күрсәтәчәкләр. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Чаллы шәһәре, якын-тирә шәһәр-районнар башлыклары, барлык татар театрлары вәкилләре, Театр әһелләре берлегеннән кунаклар катнашыр дип...
-
“Алтын куян” безнеке
Мәскәүдә армспорт, бодибилдинг, дартс һәм гер спорты буенча инвалид спортчылар арасында "Алтын куян" дип исемләнгән XVIII Халыкара турнир булды. Татарстан җыелма командасы составында Чаллыдан 4 спортчы катнашты. Ветераннар арасында армспорт буенча Ольга Орехова, Илшат Мингалиев, Фәнис Нуретдинов призлы урыннар яуладылар. Инвалид спортчылар арасында да Илшат Мингалиев белән Фәнис Нуретдинов уңышлы...
-
Галерея халыкка якыная
"Энҗе бөртеге" шифаханәсе белән берлектә "Арт-терапия" проекты кысаларында күчмә күргәзмә һәм мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Картиналар галереясы хезмәткәрләре профилакторийга барып, иҗат аша авыруларга терелергә ярдәм итәргә җыеналар. Моннан тыш, 15 декабрьдән башлап, Яңа ел бәйрәме уздырыла. Кыш бабай, Кар кызы катнашындагы бәйрәмнән тыш, кичәгә килүчеләр рәссамнар белән бергә картиналар да ясый...
-
Казанга бару арзаная
Казанда "Көнчыгыш" автовокзалын төзү тәмамлана. Җиһанов һәм Аграр урамнары киселешендәге вокзал тиздән ачылырга тиеш. Аннан Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Теләче, Байлар Сабасы һәм башка якларга уңайлы автобуслар йөри башлый. Шунысын да әйтергә кирәк, автобусларга билет бәясе чагыштырмача арзан. Мәсәлән, Казаннан Чаллыга кайту 250 сумга төшә.
-
Минималь хезмәт хакы билгеләнде
Россия Президенты Владимир Путин яңа минималь хезмәт хакы күләмен билгеләде. 2016 елның 1 гыйнварыннан илдә ул аена 6204 сум булачак. Әлеге үзгәреш "Минималь хезмәт хакы күләме турында"гы федераль канунның аерым маддәсенә кертелгән. Документ Дәүләт Думасы тарафыннан 2 декабрьдә кабул ителгән, Федерация Советы тарафыннан 9 декабрьдә хупланган. Моңа кадәр ул ил...
-
Тротуар – машина кую урыны түгел
Күп кенә шәһәрләрдә берничә катлы паркинглар төзегән вакытта, безнең Чаллыда машина кую урыннары җитмәү проблемасын башка юл белән хәл итәргә җыеналар. Әйтик, хакимиятнең административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы Айрат Насыйбуллин Түбән Кама тәҗрибәсен өйрәнүне тәкъдим итә.