Имтиханнарга үзгәрешләр кертелде
Бердәм дәүләт имтиханын уздыруга ел саен ниндидер үзгәрешләр кертелә. 2015-2016 уку елында да йомгак сынавын үткәрүдә яңалыклар шактый булачак. Аларның барысы да имтиханны тагын да гаделрәк, камилрәк итүне күздә тота, диләр белгечләр.
Сайлау буенча бер төркем предметларда тест өлеше бетерелә. Шулай итеп, быелдан география, тарих, информатика һәм җәмгыять белеме буенча...