18 декабрь 2015 яңалыклары
-
Зифа Кадыйрова әсәре буенча спектакль куела
Киләсе елга Чаллы дәүләт татар драма театрында Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәре буенча яңа спектакль куелачак. Сценарий авторы - күренекле язучы Ркаил Зәйдулла. Театрда спектакльне укыдылар инде. Аны Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин сәхнәләштерә.
-
Газетабызда – яңа җитәкче
"Татмедиа" АҖ генераль директоры боерыгы белән, "Шәһри Чаллы" газетасы директоры-баш редакторы вазыйфаларын башкару Мирһади Мирзаян улы Разовка йөкләнде. Мирһади Разов 1960 елның 22 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Аеш авылында туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. 9-10 классларны Актанышның үзендә укый. Мәктәп елларында ук әдәби иҗат белән кызыксына. Шигырьләр яза. Аның...
-
Бакчага йөрү кыйммәтләнә
Татарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгына соңгы вакытта бик күп әти-әниләр балалар бакчаларына түләүләрнең артуына бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Чыннан да, бакча тәрбиясе яңа елдан нинди суммага төшәчәк? Бу нисбәттән, ведомствоның матбугат хезмәте түбәндәгеләрне хәбәр итә: 2016 елның 1 гыйнварыннан республикадагы бакчаларга 1 баланы йөртү бәясе уртача 8%ка кыйммәтләнергә, ягъни...
-
Тиешсез урынга куйсаң...
Чаллыда машиналарны тиешсез урыннарга куючыларны ачыклау буенча ГИБДД хезмәткәрләре рейд үткәрәләр. Бу юлы тукталышлар янындагы юл читләре күз уңында булды. Чираттагы рейд барышында 2 автомобиль штрафстоянкага җибәрелде, 16 машина хуҗасына штраф салынды.
-
HAIERга эшчеләр кирәк
Шәһәр хакимиятендә HAIER компаниясенә хезмәткәрләр җыю буенча киңәшмә булды. Аны генераль директор Ванг Шоужунг алып барды. Төрле һөнәрләр буенча 280нән артык кеше эшкә алынырга тиеш. Югары һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларга өстенлек бирелә. Җыелган белгечләрнең бер өлеше Кытайга укырга җибәрелә. Хезмәткәрләр җыю белән сәүдә-сәнәгать палатасы шөгыльләнә. Белешмәләр өчен телефон:...