29 декабрь 2015 яңалыклары
-
Чаллыда балалар технопаркы ачылды
Чаллыда IТ-паркта республикада беренче «Кванториум» балалар технопаркы ачылды. Аның ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, Россия Президенты Администрациясе эксперт идарәсе башлыгы урынбасары Галина Махакова, Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов һәм башка рәсми затлар катнашты. Искәртеп үтик, Татарстан Стратегик инициативалар агентлыгы һәм...
-
Пенсия алучылар игътибарына
2016 елда шәһәрдәшләребезгә пенсияләре элеккеге график буенча, ягъни 3-21нә кадәр биреләчәк. Әлеге вакыт аралыгында ниндидер сәбәпләр аркасында өйләрендә булмаучыларга пенсияләрен 23 январьгә кадәр ГЭС бистәсендәге Главпочтамт бинасында һәм яңа шәһәрдәге 15нче элемтә бүлегендә (30 комплекс) алырга мөмкин булачак. (7 январьдә кассалар эшләми). Пенсияләрен банк учреждениеләрендә алучыларга акчалары 16 январьдән бирелә...
-
Транспорт хәрәкәте чикләнә
31 декабрьдә кичке сәгать сигездән Хәсән Туфан проспектындагы юл участогында (Сөембикә һәм Тынычлык пропектлары арасы) транспорт хәрәкәте чикләнә. ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчелрне алдан ук дөрес маршрут сайларга өнди. Җәмәгать траснпортына килгәндә Яңа ел төнендә автобус һәм трамвайлар төнге өчкә кадәр эшләячәк. Өстәвенә бу көнне трамвай һәм автобуслар саны да арттырыла.