31 декабрь 2015 яңалыклары
-
Капиталсыз калмыйбыз
Россия Президенты Владимир Путин "Балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында"гы законның көчен озайта торган 2018 ел ахырына кадәр ана капиталын даими түләүне күздә тотучы закон имзалады. 2016 елда аның күләме 2015 ел дәрәҗәсендә сакланачак һәм 452 мең сум тәшкил итәчәк. Агымдагы елдан алып, түләүләр инфляциядән түбән күләмдә индексацияләнәчәк. Пенсия...
-
Чит илгә юл ябык
Ел башыннан Чаллыда 861 кешегә чит илгә чыгу тыелды. Республика буенча бу сан 30 563 кешене тәшкил итә. Бурычлыларның 11 165е - алимент түләмәүчеләр.Сүз уңаеннан: ел дәвамында Татарстанда әҗтәте булган 4542 кеше бурычларыннан котыла алган. Капланган бурыч суммасы 580 миллион сум тәшкил итә.
-
Яңа ел белән!
Хөрмәтлее милләттәшләребез, газета укучыларыбыз һәм безнең белән хезмәттәшлек итүче партнерларыбыз! Сезне чын күңелдән Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. 2016 ел барчагызга да бәхет-шатлык, исәнлек-саулык, бәрәкәт алып килсен. Йортларыгызда тынычлык, эшләрегездә уңыш юлдаш булсын. Киләсе елда да бергә булыйк, бердәм булыйк.
-
Билгеләнү
Шәһәрнең 3 нче "Үзәк" полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Ул моңа кадәр Чаллы буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсен җитәкләгән полиция подполковнигы Руслан Бәдретдинов (рәсемдә уңда). 3 нче "Үзәк" полиция бүлегегенең элеккеге башлыгы Марат Камалов идарә җитәкчесе урынбасары вазыйфасына күчте.