3 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Чаллыда транспортта йөрү бәяләре арта
Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты Чаллы транспортында йөрүнең бердәм тарифларын билгеләде. Билетны акчага сатып алсаң, аның бәясе 20 сум, озак вакыт куллануга билгеләнгән йөрү билетлары белән түләгәндә - 18 сум, 50 йөрүгә айлык билет буенча - 15 сум булачак. Хәзерге вакытта трамвайда бару бәясе - 15, автобуста - 17 сум....
-
Тагын саныйлар
Быелның 1 июленнән 15 августына кадәр Русиядә авыл хуҗалыгы санавы (перепись) уздырыла. Шәһәрдә яшәүчеләр бу чара безгә кагылмый дип кул селтәргә ашыкмасын, чөнки шәһәрдә яшәүчеләрнең дә бакчачылык ширкәтләрен дә һәм дача җирләрен дә санау үткәрәчәкләр. Ун елга бер тапкыр исәпкә алу вакытында меңнәрчә авыл хуҗалыгы оешмаларын, җитештерү предприятиеләрен, күмәк һәм...
-
Яхшы укы
Русия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов югары уку йортларына мәктәпне «өчле»гә тәмамлаучыларны алмаска тәкъдим итә. Алар югары белем программасын үзләштерергә сәләтле түгел, ди министр. Ливанов фикеренчә, абитуриентларның әзерлек сыйфатын арттырырга, ә уку йортларына мәктәпне «дүрт»ле һәм «бишле» билгеләренә генә тәмамлаучыларны гына алырга кирәк.
-
Инвалид балаларны укыту стандарты кертелә
1 гыйнвардан Россия мәктәпләрендә сәламәтлекләре чикле булган балаларны укыту буенча белем бирү стандарты гамәлгә ашырыла башлый. Әлеге мәсьәләне эшче төркем карап тотачак, аның составына китап нәшер итүчеләр, белем бирү өлкәсендәге белгечләр, инвалидлар берләшмәләре вәкилләре керә. Хәзерге вакытта федераль дәреслекләр исемлегендә сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен 80 ярдәмлек исәпләнә, шуның белән...