7 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
“Җырлы, гармунлы Яңа ел”
"Энергетик" мәдәният сараенда "Җырлы, гармунлы Яңа ел" дип аталган концерт булды. Анда шәһәребезнең барлык җырчылары, үзешчән сәнгаттә катнашучылары катнаштылар. Программаны алып баручы Гөлзада Рзаева барлык чаллы халкына исәнлек-саулык теләде, яңа ел белән котлады.Шунысы үзенчәлекле, зал шыгрым тулы иде. Концертка килүчеләрнең күбесе өлкән буын кешеләре. Аларның яшьлек еллары хәтирәсе булып ретро...
-
Бәйрәм дәвам итә
Шәһәрнең төп чыршысы янында көн саен күңел ачу чаралары дәвам итә. Бүген иртәгә Раштуа бәйрәменә багышланган чаралар була. Концертлар көн саен13 нче гыйнварга кадәр 18.00 сәгаттән алып 22.00 сәгаткә кадәр бара. Программалар кызыклы һәм төрле жанрдагы чыгышларга бай, аларда шәһәребезнең танылган артистлары белән бергә мәдәният йортлары каршындагы түгәрәкләргә йөрүче коллективлар...
-
Искечә Яңа елны каршылыйбыз
«Күңел» радиосы Чаллы шәһәренең мәдәният идарәсе белән берлектә Искечә Яңа елны каршылауны бергәләп үткәрергә чакыра. 13 гыйнвар 20 сәгатьтә Үзәк чыршы янында Ринас Әхмәтов, Гөлназ Сираева, Казан кунагы Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар чыгыш ясаячак. Тамашаны Райнур Вахитов алып бара.