9 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Яңа елда - яңа торак
Быел Татарстанда гомуми мәйданы 2,401 млн.кв. м. торак төзү планлаштырыла. Мондый мәгълүмат бүген яңа елда беренче видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үзенең докладында белдергәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада 2...
-
Әлегә дүртенче
Кичә Боливия территориясендә "Дакар-2016" раллиның Уюни-Уюни маршруты буенча 6 нчы этабы тәмамланды. Анда Голландиянең Ханс Стейси экипажы беренче килде, аннан соң - Жерар де Рой һәм Петр Верслиус. Шул рәвешле, Голландиянең 3 экипажы да беренче булды. Россиялеләр арасында иң яхшы вакытны Эдуард Николаевның "Камаз" экипажы күрсәтте, ул - 4 нче...
-
Әти-әниләр укый
"Ата-аналар университеты"ның чираттагы дәресе 16 гыйнварда "бала укырга теләмәсә нишләргә?" дигән темага үткәрелә. "Университет" дәресләре шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда шимбә көннәрдә уздырыла. Октябрь-декабрь айларында гына да дәресләрдә 3124 чаллылы катнашкан. Ата-аналар бала белән мөнәсәбәтләрне җайлау, үз-үзләрен ничек тоту, холык-фигыль белән ничек идарә итү турында һәм башка бик күп...
-
2016 - сулыкларны саклау елы
Республикабызда сулыкларны саклау елы дип исемләнгән 2016 елда Яр Чаллы да яр буйларын төзекләндерүгә юнәлтелгән проектлар финансланыр дип өметләнә. Әйтик, ГЭС бистәсендәге Центральная тукталышындагы "кыргый" пляж территориясен чистарту, әлеге урынны халык рәхәтләнеп коена һәм кызына алырлык хәлгә китерү, Тукай яр буен төзекләндерү, культура һәм ял паркын, Яңа шәһәрдәге Шишкин бульварын...