10 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Олимпиадалар башлана
12 гыйнвардан 10 нчы февральгә кадәр Татарстанда төрле предметлар буенча укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау һәм бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Олимпиадалар, уку дисциплиналары буенча белем бирүне камилләштерү, аеруча сәләтле укучыларны һәм иҗади якын килеп эшләүче укытучыларны ачыклау максатыннан, ел...
-
ЮХИДИ кисәтә
Иртәгә, 11 гыйнварда, Татарстан синоптиклары фаразы буенча, республикада болытлы һава, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә һәм көндез 6-11 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана. ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга куша.
-
Гомуми зачетта - өченче
Боливия территориясендә "Дакар-2016" раллиеның инде 7нче этабы тәмамланды. Бүген ял көне булачак. Бу этап Россиягә түбәндәге нәтиҗәләрне китерде. Иң яхшы вакытны Эдуард Николаев җитәкчелегендәге "КАМАЗ-Мастер" командасы экипажы күрсәтте, аңардан соң 68 секундта Айрат Мәрдиев командасы килде. Бүген өченче вакытка Петер Верслиус идарәсендәге Голландия экипажы иреште. Тагын бер россияле - Андрей...
-
Дини олимпиада узачак
Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2016 ел "Хәнәфи мәзхәбе елы" дип игълан ителде. "Хәнәфи мәзхәбенең асылын аңлату бик мөһим. Хәнәфи мәзхәбе мәктәбе ул бабаларыбыз сайлаган юл һәм без бу юлны дәвам итәргә тиеш. Әлеге ел уңаеннан хәнәфи мәзхәбе галимнәренең китапларын чыгару, төрле конференцияләр үткәрү, республика олимпиадасын уздыру һәм башка эшләрне оештыру...