11 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Салкынайта
Иртәгә, 12 гыйнварда, Татарстан Республикасы буенча аязган вакытта төнлә 30 градуска кадәр салкын көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итә. Төбәк буенча, тулаем алганда, төнлә 20-25 һәм иртән 15-20 градуска кадәр суыта. Юлларда бозлавык саклана.
-
"КАМАЗ-мастер"– “Африка Эко Рейс-2016” җиңүчеләре
"Африка Эко Рейс-2016" узышлары төгәлләнде. "КАМАЗ-мастер" командасының Антон Шибалов (Роберт Аматыч, Алмаз Хисамиев) экипажы йөк машиналары узышында беренче урын яулады. Чаллының тагын бер йөк машинасы - Сергей Куприянов (Александр Куприянов, Анатолий Танин) экипажы дүртенче урында булды. "Африка Эко Рейс-2016" узышларының гомуми нәтиҗәсе (мотоцикл, йөк машиналары, внедорожниклар арасындагы күрсәткеч) буенча беренчелеккә...
-
Кабат – юлга
Бүген, бер көн ялдан соң, "Дакар-2016" раллиенда узышның 8нче этабы була. Искәртеп узабыз: анда Россиянең "КАМАЗ-Мастер" командасының 4 экипажы катнаша. Алдагы этапта Эдуард Николаев җитәкчелегендәге экипаж җиңде. 7 этап нәтиҗәләре буенча йөк машиналары зачетында лидерлыкны Голландиянең Петер Верслиус экипажы били, аңардан соң шулай ук Нидерландтан танылган Жерар де Рой экипажы...
-
Февральдә җир участоклары бирелә
Агымдагы елның февраленьдә Сәмәкәй авылы янында 290 күп балалы гаиләгә җир участогы бирү планнаштырыла. Июльдә исә 250 гаиләгә Калмаш авылыннан җир бүленәчәк. Барлыгы исә Чаллыда 4512 күп балалы гаилә шәхси торак төзүгә җир алучылар исемлегенә теркәлгән. Аларның 2325нә инде кишәрлекләр бирелгән.
-
Иң яхшы бизәлгән чыршыны ачыклыйлар
Татарстанда иң яхшы бизәлгән яңа ел чыршысын ачыклыйлар. Бәйгедә республикабызның барлык район-шәһәрләре, шул исәптән Чаллы да катнаша. Үз фикереңне Татарстанның муниципаль берәмлекләре сайтында (http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2016.htm) белдерергә була. Анда шулай ук чыршыны һәм яңа ел бәйрәм чараларын биш баллы сиситема буенча бәяләргә дә мөмкин. ТР җәмәгать палатасы җиңүчеләрне 1 февральгә кадәр ачыкларга...