12 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Яңа елда беренче ярминкә
Быел шәһәр җирлегендә 50гә якын авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздыру планлаштырыла. Аның беренчесе 30 гыйнварда "Южный" агросәнәгать комплексында була. Узган елдагы кебек, Сарман трактында, Г.Камал бульварында, "Азатлык" мәйданында ярминкәләр уздыру планлаштырыла.
-
Чаллыда яңа бассейн ачылды
Бүген ЗЯБ бистәсендә тантаналы шартларда "Н2О" бассейны ачылды. Чаллы дәүләт педагогия университетының "Россиянең 500 бассейны" программасы буенча төзелгән әлеге спорт комплексы 160 миллион сумга төшкән. Өч катлы бинада зурлар һәм балалар өчен ике бассейн эшли. Кардиотренажерлы күнегүләр залы да бар. Бассейн, беренче чиратта, студентлар өчен төзелгән. Буш вакытларында биредә шәһәрдәшләр...
-
Өметләр акланган ел булсын
Яңа елга аяк басканда һәр кеше үзенчә теләк теләгәндер. Быел барысы да әйбәт, уң булсын иде дип әйтү яхшы нәрсә, һич шик юк. Чыннан да, җанда өметләр зурдан, ә чынбарлык нәрсәләр вәгъдә итә соң? Яңа ел белән бергә тормышыбызга яңа законнар-кагыйдәләр керә. "Яхшы хәбәрдән башларгамы, әллә начарыннанмы?", дигәндәй... Әйбәтеннән башлыйк....
-
Чаллыда тюбинг прокаты нокталары тикшерелде
"Эшлекле дүшәмбе"дә шәһәрнең эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Соколов тюбинглар прокаты пунктларын тикшерү нәтиҗәләрен хәбәр итте. "Тәртип саклаучылар салоннарның кайберләрендә клиентларга имгәнү куркынычы тудыручы җитешсезлекләр булуын ачыкладылар. Бу прокат пунктларында тауларның техник куркынычсызлык паспортлары һәм техник куркынычсызлык журналлары юк. Шул ук вакытта һава тутырылган җайланмалар (тюбинг һәм ватрушка) шактый экстремаль...
-
Тиздән – премьера
Чаллы татар дәүләт драма театрында Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәре буенча куелган спектакльгә репетицияләр башланды. Инсценировкага әдип, язучы Ркаил Зәйдулла соравы буенча үзгәрешләр кертелде. Спектакльне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин сәхнәләштерә. Театр директоры Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, яңа спектакльнең премьерасы февраль аенда тамашачыларга тәкъдим ителер дип көтелә.
-
Иң шәп яллар
Ун көнгә сузылган Яңа ел ялларын инде күптәннән зурлар да каникул дип атый. Быел да тәмен белеп ял итте шәһәрдәшләр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта җиткерде. Салкын булуга да карамастан, 2 гыйнварда Азатлык, Сидоровка һәм Җиңү паркларында, Боровецкий, Энтузиастлар бульварларында, "Бумажниклар" тукталышында "Сказки...