14 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Ноталардан нур сибелә
Чаллының Владимир Высоцкий исемен йөрткән мәйданга яктырткычлар урнаштырылган утыргычлар куелды. Алар төннәрен ноталар формасында төрле төсле утлар белән тирә-якны яктыртып торачак. Кыскасы, ноталардан нурлар сибелә. Бу ГЭС бистәсендәге мәйданга мәшһүр артисның исеме 1998 елда бирелгән иде. Ә 2003 елда бирегә һәйкәл куелды.
-
Карар гамәлгә керде
Быелның 1 нче гыйнварыннан Татарстанда җәмәгать транспортында ташламалы йөрү өчен бирелә торган субсидиянең күләме үзгәрде. Бу карарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2015 елның 23 сентябрьендә кабул иткән булган. Айлык социаль йөрү билетының бәясе балалар өчен 258 сум тора, зурлар өчен 427 сум. Бу турыда тулырак "Транспортная карта" ААҖ сайтыннан белә...
-
Безнекеләр булдыра
Бөгелмәдә 1996-98 нче елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар булып узды. Чаллы данын "Витязь" балалар һәм яшүсмерләр мәктәбеннә йөрүче яшь спортчылар яклады. Нәтиҗәдә безнең егетләр беренче урыннарны яуладылар. Аерым әйткәндә Марат Мөбәрәков 74 килограммлы авырлыктагы яштәшләре арасында беренчелекне алды. Тагы 96 килограмлы үлчәүдә Дмитрий Холин да...
-
Дакар узышчыларыбызны сыный
"Дакар-2016" ралли-марафонының 10 нчы этабы маҗараларга бай булуы белән истә калды. Кызганыч, күңелсез вакыйгаларның төп герое - "КАМАЗ-мастер" командасы узышчылары. 10 нчы этап алдыннан йөк машиналары узышында беренче урынны Голландиядән Жерар Де Рой алып торды. Ул "КАМАЗ-мастер" узышчысы Эдуард Николаев экипажыннан 27 минутка алда бара иде. Әлеге этап стартында Эдуард...
-
Чаллы-Минзәлә юлында җылыну пункты ачылды
Һава торышының вакыт-вакыт начараеп торуы сәбәпле Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив штабы тәүлек әйләнәсендә эшли башлады. Машина йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен Чаллы-Минзәлә трассасында 80 кеше сыйдырышлы мобиль җылыну пункты булдырылды. Шундый ук пунктларны республиканың башка трассаларында да ачу күздә тотыла. Барлыгы халыкка 12 мобиль җылыну урыны хезмәт күрсәтәчәк. Моннан...