21 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Наил Мәһдиев – попечительләр советы рәисе
КФУның инжиниринг үзәгендә уку йорты попечительләр советының беренче утырышы булды. Анда шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" АҖ генераль директоры Сергей Когогин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Ректор уку йортын үстерү мәсьәләләре турында сөйләде. Утырышта Наил Мәһдиевне попечительләр советы җитәкчесе итеп куйдылар.
-
Сергей Субботинга суд карары чыгарылды
Яр Чаллы шәһәр суды 53 яшьлек Сергей Субботинга карата ачылган җинаять эше буенча карар чыгарды. Суд Субботинны, аның урынбасары 39 яшьлек Алексей Ящукны һәм "Бранд Мастер" ҖЧҖ директоры Евгений Шишмаревны мошенниклыкта һәм вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип тапты. Алар объектларны янгыннан саклау буенча килешү төзегәндә "КАМАЗжилбыт" җитәкчесеннән ришвәт таләп иткәннәр....
-
Праймериз оештырыла
Татарстан Дәүләт Советына бер мандатлы 18нче Мәләкәс округы буенча депутат сайлау алдыннан партия эчендә алдан тавыш бирү - праймериз оештырыла. Бу округтан сайланган ТР Дәүләт Советы депутаты, катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе генераль директоры Владимир Бестолков җәй көне вафат булган иде. Оештыру комитетына праймеризда катнашу өчен 4 (өч ир-ат, бер хатын-кыз)...
-
Кануннар кырыслана
Чаллының юл хәрәкәте иминлеге автоинспекциясе җитәкчесе Радий Кадиков матбугат чаралары вәкилләре белән очрашып, узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. 2015 елда юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тарафыннан 589 һәлакәт теркәлгән. Аларда 699 кеше төрле җәрәхәтләр алган, 23е вафат булган. Радий Зәкиевич әйтүенчә, видеотеркәү җайланмалары куелгач, һәлакәтләр саны кимегән. Әйтик, 2013 елда...
-
Алдынгылар исемлегендә
Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты Миләүшә Гыймранова армспорт буенча Россиянең көчле спортчылары исемлегенә кертелде. Россиянең армрестлинг Федерациясе мәгълүматларына караганда, Миләүшә 21 яшьлек спортчылар арасында өченче урында. Ул узган ел бик күп бүләкләргә ия булды. Алар арасында Европа беренчелегендә - бер алтын медаль һәм Дөнья беренчелегендә ике көмеш медаль иң...
-
Чаллыга грипп эпидемиясе яныймы?
Соңгы көннәрдә дуңгыз гриппының Татарстан, Чаллы буйлап "йөрүе", Яңа ел бәйрәмнәрендә әлеге куркыныч штаммны йоктырган 39 чаллылының гомерләре өзелү хакындагы мәгълүмат социаль челтәрләрне биләп алды. Күпме халыкны хафага, борчуга салган әлеге хәбәр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә, әллә махсус рәвештә таратылган ялганмы? Моны ачыклауны сорап бик күп укучыларыбыз шалтырата. Сүз...