24 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Чаллыда праймериз үтте
Чаллыда Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең партия эчендәге тавыш бирүгә нәтиҗә чыгарылды. Искәртеп узабыз: өстәмә сайлаулар бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Чаллы картон-кәгазь комбинаты генераль директоры Владимир Бестолков үлеменә бәйле игълан ителде. Алар 27 март көнне узачак. Оештыру комитетына дүрт кандидаттан гариза алынган: бу КФУның Чаллы...
-
Төркия җимешләрен күрсәң, шалтырат
Санкцияләр игълан ителгәннән соң, республикага күп продуктлар кайтарылмый башлады. Шул исәптән кибет киштәләрендә Төркиядән кайтарылган азык- төлек тә югалды. Шулай да ара-тирә кайбер сату нокталарында Төркия җимешләре очрый диючеләр бар. Роспотребнадзор идарәсе исә бу уңайдан "кайнар элемтә" линиясе ачкан. Кибетләрдә "тыелган" җимеш күрсәгез, сәгать 9.00 дән 18.00 гә кадәр (җомга...
-
Бәяләр арта
Россиядә 2016нчы елның 1нче гыйнварыннан соң чыгарылган автомобильләргә бәяләр арта. Исемлектә чит ил машиналары гына түгел, үзебезнеке дә бар. Кыйммәтләнү маркага карап 2-5 процентка кадәр. Моннан тыш инде язга, төгәлрәк әйткәндә март-июнь айларында, бензинга да бәяләр югары үрмәләячәк. Ягулыкның бер литры ике сумга артып, 92ле - 37 сумга, 95ле 39...
-
Яңа закон проекты
Хезмәт хакын ике айга тоткарлаган оешмаларга 2 миллион сумга кадәр штраф салырга - КПРФ фракциясе депутатлары Дәүләт Думасына әнә шундый закон проекты тәкъдим иткәннәр. Штраф урынына законны бозган җитәкчеләрне эш урыннарыннан алу, 3 елга ирегеннән мәхрүм итү кебек альтернативалар да каралган. Әлегә закон проекты тикшерелә.