25 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Буыннар очрашуы
30 январьдә 17 сәгатьтә Чаллының Боз сараенда "Буыннар очрашуы" дип исемеләнгән зур спорт бәйрәме була. Аның кысаларында "Запад" һәм "Восток" җыелма командалары очраша. Чарада яшьләр хоккей лигасы директоры, "Ак барс" командасының элеккеге капитаны Алексей Морозов та катнаша. Ул көнне шәһәргә "Молодежка" сериалы актерлары Влад Канопка, Иван Дубровский һәм Александр Соколовскийның...
-
500нче бала
25 гыйнварда Чаллыда 2016 елның 500нче баласы теркәлде. Ул - буе 54 сантиметрлы 3825 грамм авырлыктагы Раяна. Кыз Алисә һәм Ринат Мәүлиевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән. Узган елда 500нче булуп туучы да кыз. Ул Вилдана.
-
“Төзүче” стадионыны төзекләндерелә
Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ГЭС бистәсендәге "Төзүче" стадионының капиталь төзекләндереләчәген хәбәр итте. "Президент Рөстәм Миңнехенов күрсәтмәсе буенча моннан 40 ел элек төзелгән стадион яңартылачак. Эш этаплап алып барылачак. Проект-смета документларын яңадан каралырга тиеш. Бер атнадан соң Ринат Абдуллин җитәкләгән башкарма комитет эшләрнең барышы белән таныштырырга тиеш", - диде...
-
Камазлылар эшкә чыкты
25 гыйнварда «КАМАЗ» ҖАҖ хезмәткәрләре эшкә чыкты. Камазлылар өчен яңа эш елы ике атнага сузылган корпоратив түләүле ялдан башланды. Гыйнварда ремонт һәм сервис хезмәтләре штат режимында эшләде, чөнки яллар вакыты предприятиедә тәүлек буе эшли торган җиһазларны ремонтлау һәм модернизацияләү өчен кулланыла. "КАМАЗ" да корпоратив ялның икенче өлеше августта булачак.