Шəhри Чаллы

27 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 27 гыйнвар 2016 - 18:58
    Берьюлы ике диплом
    Болгар ислам академиясен тәмамлаучылар Россия һәм чит ил дипломнарын алачак. Бу хакта Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белдерде. Биредә белем алучылар диссертацияне бары гарәп телендә генә язачак.
    575
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2016 - 18:52
    Чаллыда - халыкара күргәзмә
    Чаллының картиналар галереясендә беренче халыкара күчмә күргәзмә ачылды. Анда ком графикасына нигезләнеп эшләнгән картиналар урын алды. Ком анимациясе, сәнгать төре буларак, ХХ гасыр башында барлыкка килгән. Бу оригиналь график сәнгать соңгы вакытта аеруча киң таралды. Күргәзмәдә 38 рәссамның эше белән танышырга мөмкин. Чарадан кергән акча 13 яшьлек Чаллы кызы Анна...
    918
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2016 - 18:50
    Автокалада - "Модный приговор"
    Чаллыга танылган мода тарихчысы, 1 каналда "Модный приговор" исемле тапшыруны алып баручы Александр Васильев килә. Ул 5 мартта Орган залында "Мин бүген мода белән киенәм. Заманча тенденцияләр" дигән темага мастер-класс үткәрә.
    673
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2016 - 16:00
    Сайлауларны каршылап
    "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан оештырылган дискуссия клубының РФ Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган беренче утырышы булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, "Татар-информ" агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский, белгеч-политологлар, шул исәптән юридик фәннәр кандидаты Руслан Гарипов, сәяси фәннәр кандидаты Виктор Сидоров, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков, "Политзавод" проекты финалчылары һәм,...
    389
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2016 - 06:39
    Шүрәле сезне көтә
    Шәһәребезнең "Мегро"дип аталган мәдәни-гыйльми базасында "Шүрәленең куркулары һәм хыяллары" исемле күргәзмә оештырылды. Анда "Шүрәле"һәм "Су анасы" әкиятләре буенча эшләнгән иҗат эшләре урын алган. Дөресрәге, рәссамнар ике әкият геройларын берләштереп иллюстрацияләр ясаганнар. Күргәзмәгә идеяләр бирүче рәссам - Данил Әхмәтшин.
    1
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2016 - 06:30
    Стипендияләр арта
    РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы илнең вуз ректорларына стипендияләрнең минималь күләмен арттыру турында хат юллаган. Студентларга түләнәчәк дәүләт стипендияләре 150 сумга арта һәм аның минималь күләме 1448 сум булачак. Дәүләт социаль стипендияләре дә 200 сумга артып, 2227 сум була. Студентларда социаль киеренкелек тудырмас өчен, әлеге хатта югары уку йортларына стипендияләр...
    0
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2016 - 06:27
    Чаллыда мохтаҗлар өчен кибет эшли
    Шәһәрнең 27нче бистәсендә урнашкан "Октябрьское" сәүдә комплексында (халык телендә 110нчы универсам) бер үзенчәлекле бүлек эшли. Башка бүлекләрдән аермалы буларак, биредә алыш-биреш акча-товар мөнәсәбәтләренә түгел, ә игелеклелек, үзара ярдәм, кешелеклелек кебек хис-мөнәсәбәтләргә корылган. Хәйрия бүлеге сәүдә комплексы җитәкчесе Кенжекуль Жалакшаева инициативасы белән, илдә барган кризис вакытында шәһәрдәшләрнең, аеруча аз керемле кешеләрнең...
    1385
    0
    0
  • 27 гыйнвар 2016 - 06:23
    Алтын көзгә күчү чоры гына...
    Хатын-кызны тасвирлаганда, рәссамнар да, шагыйрьләр дә аның яшьлегенә, гүзәллегенә мәдхия җырларга ярата. Ләкин яшьлек - гомернең бары тик бер мизгеле. Табигатьтә ел фасыллары алышынган кебек, хатын-кыз тормышында да тәүге яз - ямьле җәйгә, алтын көз ак кышларга күчә. Табиблар телендә хатын-кызның гомер көзенә атлап кергән мәле климакс дип атала. Әлеге...
    954
    0
    0
Реклама