28 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
КАМАЗдан – савыт-саба
"КАМАЗ" АҖ йөк машинасы формасында гжель белән язылган савыт-саба чыгарды. Аны конфет, май савыты, шкатулка итеп кулланып була. Кызганычка каршы, аз санда булу сәбәпле, әлеге савыт сатуда юк.
-
Белеп түләгез
Машина йөртүчеләргә административ хокук бозганнары өчен ташламалар кертелүе хакында хәбәр иткән идек инде. Ниһаять алардан файдаланырга да була. Төп шарт - штрафны 20 көн эчендә түләү. Шунысы мөһим - исәп квитанцияне кулга алган көннән түгел, кагыйдә теркәлгән көннән башлана. «Бәхет хаты» килеп җиткәнче вакыт узарга да мөмкин. Шуңа да штрафларны...
-
Игътибар: ялган счетлар
Бу көннәрдә кайбер шәһәрдәшләргә газ плитәсенә техник хезмәт күрсәткән өчен ялган квитанцияләр килгән. Иң гаҗәбе, аларда "Трансгаз Казан" (ЭПУ "Чаллыгаз") предприятесенең зәңгәрсу эмблемасы төшерелмәгән. Бланкның форматы да үзгә: зуррак кәгазь битеннән өзеп алганга ошаган. Түләү суммасы да (270 сум) күрсәтелгән. Ләкин абонент юнәлтергә тиешле исәп-хисап номеры "Трансгаз Казан" ның рәсми...
-
Чаллы түрәләре хисап тота
Бу көннәрдә шәһәр түрәләре узган чорда башкарылган эшләргә йомгак ясый, агымдагы елга планнары белән таныштыра. Әйтик, Комсомол районы хакимияте җитәкчесе Владислав Гаврилов халык белән очрашуда 2015 елда 2 балалар бакчасы, 6 торак йорт, Элеватор тавында күп функцияле мәдәни үзәк һәм фельдшер-акушерлык үзәге төзелү, 59 торак йорка ремонт ясалуы турында мәгълүмат...
-
Насретдинне яратучыларга
"Анокси" яшьләр этнографик театры Яр Чаллыда "Насретдин маҗаралары" дип исемләнгән гаилә өчен музыкаль спектакль-мәсәл күрсәтәчәк. Тамашаны 21-24 март көннәрендә сәгать 11дә һәм 1 апрельдә 18 сәгать 30 минутта "Камаз" мәдәният сараенда карарга мөмкин. "Насретдин маҗаралары" шаян мәзәкләр һәм зирәклек, артистларның мавыктыргыч уены һәм шәрык мохите белән сугарылган. Ул балаларга да,...
-
Яңа китап
Шушы көннәрдә генә Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баланнарда бал тәме" дигән яңа китабы дөнья күрде. Аны укырга теләүчеләр китап кибетләренә, "Мәйдан" журналы редакциясенә, авторның үзенә мөрәҗәгать итә ала. Китапта "Таллыкүлдә былбыл бар", "Тузганак керфеге" дигән повестьлар, "Баланнарда бал тәме" дигән хикәя урын алган.
-
Чаллы хокук сакчылары – иң нәтиҗәле эшләүчеләр
Чаллы хокук сакчылары - иң нәтиҗәле эшләүчеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында республика территориясендә иң нәтиҗәле эшләгән полиция бүлекләрен билгеләделәр. Алар арасында шәһәребезнең "Автозаводский" полиция бүлеге дә бар. Ул Казан һәм Яр Чаллы гарнизоннары полиция бүлекләре арасында җиңүче дип табылды. "Автозаводский" полиция бүлеге хезмәткәрләре былтыр 668 җинаятьне ачкан. Традицион рәвештә,...