7 февраль 2016 яңалыклары
-
Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены
2016 елның 13 февралендә Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены үтәчәк. Җыенга Татарстан район-шәһәрләреннән 150 татар төбәк өйрәнүче галим киләчәк. Республиканың милли-мәдәни үзәгендә татар төбәк тарихына багышланган китап күргәзмәсе эшләячәк, ул җыенга алып киленгән басмалар белән дә интерактив рәвештә баетылып барачак. Җыенның пленар утырышында республика татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр каршында...
-
Сайлау кәгазьләре тәрҗемә ителәчәк
"Бердәм Россия" партиясе корылтае вәкилләре Татарстанның сайлау кәгазьләрен берничә телгә тәрҗемә итүгә рөхсәт бирү тәкъдимен хуплаган. Элегрәк мондый тәкъдим белән фирканең Татарстан бүлеге сәркатибе, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыккан иде. Бу хакта "Бердәм Русия" фиркасенең рәсми сәхифәсендә әйтелә. 5-6 февральдә Мәскәүдә "Бердәм Россия" фиркасенең чираттагы корылтае узды. Анда кайбер җитәкчеләр...
-
Квитанциядә - яңа графа
Киләсе елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләнә торган квитанциядә яңа графа барлыкка киләчәк. Аның каравы, "калдыкларны җыю һәм чыгару" дигән графа юкка чыгарга тора. «Коммерсантъ» газетасы хәбәр иткәнчә, салымның күләмен җирле хакимият үзе билгеләячәк. Акча җыю һәм чүпне түгү белән махсус конкурс нәтиҗәсендә билгеләп куелган монополист шөгыльләнәчәк. Салымның күләмен...
-
Бәйгедә катнашыгыз
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм үстерү максатыннан, "Минем гаиләмнең шамаиле" II Россиякүләм конкурсы уздыру турында игълан итте. Анда шәһәрдәшләребез дә катнаша ала. Әлеге бәйге татар милли сәнгате - пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, ата-бабага карата хөрмәт...
-
Чаллыда комарлы уеннар оештыручылар тоткарланды
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә 21 яшьлек Б. Н. һәм 26 яшьлек Р. С.ка карата җинаять эше кузгатылган. Алар РФ Җинаять кодексының 171.2 маддәсенең 2 нче часте (оешкан төркем тарафыннан законсыз төстә комарлы уеннар оештыру) буенча җинаять кылуда шикләнелә. Башлангыч версия буенча, 2015...