8 февраль 2016 яңалыклары
-
Грипп китәргә ашыкмый
Чаллыда "дуңгыз гриппы" белән авыручылар саны 58гә җиткән. Бу хакта дүшәмбе көнне шәһәр хакимиятендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. 21 кеше йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Аларның хәле канәгатьләнерлек, калганнары өйләренә озатылган инде. 26 гыйнвардан Чаллыда карантин игълан ителгән иде. Шәһәрдә битлек киеп йөрү режимы дәвам итә.
-
БДИга әзерләнәбез
Мәктәпне тәмамлаучы укучылар 2016 елдагы Бердәм дәүләт имтиханнарына видеоконсультацияләр карап әзерләнә ала. Аларны үз Youtube-каналында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтечек буенча федераль хезмәт урнаштырган. Видеороликларда БДИның контроль-үлчәм материалларын эшләгән эксперт комиссияләре җитәкчеләре һәр предмет буенча сынауның үзенчәлекләре турында сөйли һәм имтиханны уңышлы тапшыру өчен ни рәвешле яхшырак әзерләнергә кирәклеге турында...
-
Медицина белешмәсе кирәкмәячәк
Машина йөртү таныклыгы алмаштырган вакытта хәзер сәламәтлек турында медицина белешмәсе кирәк булмаячак. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы карага кул куйган. Әлеге яңалык РФ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында бүген пәйда булды. Медицина бәяләмәсе йөртү таныклыгын алмаштырган вакытта кирәкле документлар исемлегеннән төшереп калдырыла, диелә карарда. Ләкин шул ук вакытта медицина тикшеренүе...
-
Янә фаҗига
6 февральдә АН-2 самолеты һәлакәткә очраган иде. Оренбург өлкәсендә булган әлеге фаҗига нәтиҗәсендә өч кешенең гөмере өзелде. Аларның берсе Татарстан пилоты булу хакында хәбәр итә time56.ru. Самолет "Лайт Эйр" авиакомпаниясенеке була, фаҗига куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан дип фаразлана һәм моңа карата җинаять эше ачылган.
-
Еллык эшкә йомгак ясадылар
Чаллы шәһәре мәчетләрендә еллык эшкә йомгак ясау гадәткә керде. Шундый җыелышларның берсе 2 февральдә "Туфан" мәчетендә узды. Әлеге дин йорты соңгы елларда социаль юнәлештә актив эшләве белән игътибарны тарта. Үткән елны биредә 4 тапкыр өлкәннәрне хөрмәтләү мәҗлесләре оештырылды. Аларның чираттагысы 14 февральгә билгеләнгән. Мәхәллә әгъзалары күрше-тирәдәге мохтаҗларны ачыклап торалар һәм...
-
Азан әйтә беләсеңме?
7 февральдә Чаллы шәһәренең "Нур-Ихлас" мәчетендә азан әйтү бәйгесе үтте. Анда катнашучылар иң элек мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның азан тарихы, аны әйтүнең нинди саваплы гамәл булуы хакындагы вәгазен тыңладылар. "Һәр мөселман ир-ат өчен матур итеп азан әйтә белү бик тә кирәкле гамәл. Шуңа күрә дә бәйгенең максаты - мөселманнар...