Шəhри Чаллы

8 февраль 2016 яңалыклары

  • 8 февраль 2016 - 11:54
    Грипп китәргә ашыкмый
    Чаллыда "дуңгыз гриппы" белән авыручылар саны 58гә җиткән. Бу хакта дүшәмбе көнне шәһәр хакимиятендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. 21 кеше йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Аларның хәле канәгатьләнерлек, калганнары өйләренә озатылган инде. 26 гыйнвардан Чаллыда карантин игълан ителгән иде. Шәһәрдә битлек киеп йөрү режимы дәвам итә.
    605
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 09:58
    БДИга әзерләнәбез
    Мәктәпне тәмамлаучы укучылар 2016 елдагы Бердәм дәүләт имтиханнарына видеоконсультацияләр карап әзерләнә ала. Аларны үз Youtube-каналында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтечек буенча федераль хезмәт урнаштырган. Видеороликларда БДИның контроль-үлчәм материалларын эшләгән эксперт комиссияләре җитәкчеләре һәр предмет буенча сынауның үзенчәлекләре турында сөйли һәм имтиханны уңышлы тапшыру өчен ни рәвешле яхшырак әзерләнергә кирәклеге турында...
    558
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 09:54
    Медицина белешмәсе кирәкмәячәк
    Ма­ши­на йөр­тү та­нык­лы­гы ал­маш­тыр­ган ва­кыт­та хә­зер сә­ла­мәт­лек ту­рын­да ме­ди­ци­на бе­леш­мә­се ки­рәк бул­ма­я­чак. РФ Премь­ер-ми­нис­т­ры Дмит­рий Мед­ве­дев шул хак­та­гы ка­ра­га кул куй­ган. Әле­ге яңа­лык РФ Ми­нис­тр­лар Ка­би­не­ты­ның рәс­ми сай­тын­да бү­ген пәй­да бул­ды. Ме­ди­ци­на бә­я­лә­мә­се йөр­тү та­нык­лы­гын ал­маш­тыр­ган ва­кыт­та ки­рәк­ле до­ку­мент­лар исем­ле­ген­нән тө­ше­реп кал­ды­ры­ла, ди­е­лә ка­рар­да. Лә­кин шул ук ва­кыт­та ме­ди­ци­на тик­ше­ре­нүе...
    797
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 09:49
    Янә фаҗига
    6 фев­раль­дә АН-2 са­мо­ле­ты һә­ла­кәт­кә оч­ра­ган иде. Орен­бург өл­кә­сен­дә бул­ган әле­ге фа­җи­га нә­ти­җә­сен­дә өч ке­ше­нең гө­ме­ре өзел­де. Алар­ның бер­се Та­тар­стан пи­ло­ты бу­лу ха­кын­да хә­бәр итә time56.ru. Са­мо­лет "Лайт Эйр" ави­а­ком­па­ни­я­се­не­ке бу­ла, фа­җи­га кур­кы­ныч­сыз­лык та­ләп­лә­рен үтә­мәү ар­ка­сын­да ки­леп чык­кан дип фа­раз­ла­на һәм мо­ңа ка­ра­та җи­на­ять эше ачыл­ган.
    771
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 08:38
    Еллык эшкә йомгак ясадылар
    Чаллы шәһәре мәчетләрендә еллык эшкә йомгак ясау гадәткә керде. Шундый җыелышларның берсе 2 февральдә "Туфан" мәчетендә узды. Әлеге дин йорты соңгы елларда социаль юнәлештә актив эшләве белән игътибарны тарта. Үткән елны биредә 4 тапкыр өлкәннәрне хөрмәтләү мәҗлесләре оештырылды. Аларның чираттагысы 14 февральгә билгеләнгән. Мәхәллә әгъзалары күрше-тирәдәге мохтаҗларны ачыклап торалар һәм...
    679
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 08:34
    Азан әйтә беләсеңме?
    7 февральдә Чаллы шәһәренең "Нур-Ихлас" мәчетендә азан әйтү бәйгесе үтте. Анда катнашучылар иң элек мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның азан тарихы, аны әйтүнең нинди саваплы гамәл булуы хакындагы вәгазен тыңладылар. "Һәр мөселман ир-ат өчен матур итеп азан әйтә белү бик тә кирәкле гамәл. Шуңа күрә дә бәйгенең максаты - мөселманнар...
    751
    0
    0
Реклама