9 февраль 2016 яңалыклары
-
Тормыш юлы күпләргә үрнәк
Шәһәребездә 90 яшен тутырган сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Киләчәк буыннарга фидакарь хезмәт, матур тормыш үрнәге күрсәткән өлкәннәрне Россия Президенты Владимир Путин исеменнән туган көннәре белән шәһәр җитәкчеләре котлый. Бу атнада мондый хөрмәткә Комсомол районының Рябинушка бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гышкыя Хафизова лаек булды. Аны...
-
Картиналарда – халкым язмышы
15 февральдә патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула. Әлеге уңайдан картиналар галереясы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы дәүләт сәнгать музее һәм галерея фондында саклана торган картиналардан торган күргәзмә оештырганнар. Күргәзмәгә герой шагыйрь Муса Җәлил һәм Бөек Ватан сугышында халкыбыз батырлыгына багышланган 31 картина куелган....
-
Өлешләп төзү проблемалары хәл ителә
Торак йортны өлешләп төзүгә хәләл акчаларын кертеп, еллар буе аны тапшыруларын көтеп яшәүче гаиләләр күп. Быел Чаллыда чарасызлыктан гаҗиз булган 426 өлешченең проблемаларын хәл итәчәкләр. Март аенда 58/02 йорты файдалануга тапшырыла. Фатир көтүче 307 өлешче, ниһаять, өйле булачак. "Фон" компаниясе тарафыннан 2007 елдан бирле төзелүче 65/05 йортын октябрьдә сафка кертергә...
-
Тагын бер микрорайон
Шәһәр төзелеше советында Кама ярында Серафим Соровский храмы янәшәсендә "Междуречье" торак компексын төзүгә проектлар тәкъдим ителде. Бу микрорайон шәһәрнең тарихи урынында - ике елга кушылган җирдә төзелә һәм шәһәрнең визит карточкасы булып торачак. Чаллының алты архитекторы - Григор Аствацатрян, Алмас Идрисов, Вячеслав Нилов, Анатолий Петрушин, Мария Файзиева, Ренат Хашимов үз...
-
Кагыйдәләр кабат үзгәрә
Бу юлы кагыйдәләр аерым категориядәге ягъни физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә генә кагыла. Аның беренчесе механик траспорт чараларын йөртүчеләр өчен. Алар полиция хезмәткәрләре таләп итсә, инвалидлык турындагы фактны раслаучы документны күрсәтергә тиешләр. Машиналарга "Инвалид" дигән билгене үз белдегең белән куючыларга исә 5000 сум штраф яный. Машина йөртүчеләргә тагын бер яңалык -...
-
Абаканда сервис үзәге
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең Абаканда яңа сервис үзәге ачылды. "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте "КАМСС-сервис" компаниясе белән үзара хезмәттәшлек турында дилерлык килешүе төзегән иде. Шушы килешү буенча күптән түгел Хакасия башкаласында яңа сервис үзәге ачылды. Әлеге тантанада республика җитәкчесе Виктор Зимин, "КАМАЗ" акционерылк җәмгыятенең сервис буенча генераль директор урынбасары Сергей Афанасьев, "КАМСС" компаниясе...