11 февраль 2016 яңалыклары
-
Тукайга – 130 ел
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукайның 130 еллыгын бәйрәм итү турындагы указны имзалады. Бүген кул куелган документ ТР Хөкүмәте порталында дөнья күрде. Татарның бөек шагыйренең 130 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары апрельдә узачак. Указ нигезендә, башында Татарстан Президенты торган 36 кешелек оештыру комитеты төзелә. ТР Министрлар Кабинетына чаралар планын эшләү...
-
“Медгард” җәйгә ачылырга тиеш
Эшмәкәрләр сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелешенә үзләреннә өлеш кертә башладылар. Самараның "СИНКО" компаниясе Чаллының медицина шәһәрчегендә "Медгард" күпфункцияле дәвалау-диагностика комплексы төзүгә 540,6 миллион сум акча бирде. Язга биредә төзү-монтаж эшләре тәмамланырга, клиника май-июнь айларында ачылырга тиеш. Компаниягә эшчәнлеген лицензияләү өчен дә вакыт кирәк. Клиниканың генераль директоры Мөслим Гилёв әйтүенчә, бүгенге көндә...
-
Укучыларга ярдәмгә
Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында укучыларга һәм ата-аналарга ярдәм йөзеннән төрле үзәкләр, түгәрәкләр эшли. Шушы көннәрдә биредә профориентация һәм тест үткәрү үзәге ачылды. Аның максаты укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итү. Егет һәм кызлар үзәккә килеп, аттестация һәм бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча күнекмәләр ясый ала. Шулай ук 1-4, 5-7, 8-11...
-
Фәннәр сайланды
Унберенче сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарын нинди фәннәрдән тапшырачаклары быел бер ай иртәрәк, 1 февральгә билгеле булды. 2016 елның чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри саналган математика һәм рус теленнән тыш җәмгыять белемен сайлаган. Шуңа күрә бу имтихан өчен аерым көн бирелә, аны башка фәннәр белән бер көнгә куймыйлар. Техник вузга керергә...
-
Уйнап булыштылар
Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда хәйрия КВНы үтте. Анда Чаллы һәм Түбән Кама командалары катнашты. Ярдәмгә мохтаҗларга булышу максатыннан шәһәребезнең шаяннар һәм тапкырлар клублары арасында "Мастер добрых дел" хәйрия турниры ел саен оештырыла. Быелгы бәйгедә мәктәп студентлар һәм эшче яшьләр лигаларыннан11 команда көч сынашты. Таләпчән жюри Түбән Кама командасына...
-
Яңа кибетләр
"Чаллы икмәге" компанияләр төркеме республика районнарында "Продслава" азык-төлек дискаунтерлары ача. Юнысовлар гаиләсенең кризиска каршы проекты буенча, Зәйдә һәм Менделеевскида берәр кибет ачылды. "Продслава" челтәрендә хәзер дүрт объект исәпләнә. Аларда товар бәяләре базардагыдан 30%ка түбән, диелә компания сайтында.