12 февраль 2016 яңалыклары
-
Кардан чистартучы КАМАЗ
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең рәсми партнеры "Завод СпецАгрегат" предприятиесе КАМАЗ-43118 шассиенда урманарны кардан чистарта торган техникалар җитештерә башлады. Аларга ике моторлы кар чистаргычы куелган. Двигателе "Евро-4" стандартларына туры килә. Яңа машина техник тикшерүләрне уңышлы үтеп, белегечләр трафыннан югары бәя алган. Махсус техника аэропортлар, автомобиль юлларын чистарту өчен бик уңайлы. Аны карны...
-
Иң оста һөнәр ияләре
Андрей Фомичев җитәкчелегендәге катыргы-кәгазь комбинатында хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру юнәлешендә төрле чаралар үткәрелә. Шушы көннәрдә биредә 35 яшькә кадәрле хезмәткәрләрнең иң-иңнәрен ачыклау максатыннан бәйге узды. Әлеге чарада 11 һөнәр вәкилләре катнашты. Беренче булып кәгазь фабрикасы эшчеләре үзара көч сынашты. Кәгазьдән товарлар җитештерү машинистлары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Чыгышлар сыйфат һәм тизлек...
-
Боксчыларыбыз уңыш казанды
Казанда бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге тәмамланды. Анда Чаллыдан "Заря" һәм "Олимпийский" спорт комплексларында шөгыльләнүчеләр катнашты. Боксчылар Әнвәр Хәиров белән Эдуард Авджян - алтын, Сергей Сметанин бронза медаль белән бүләкләнде.
-
Очрашуга килегез!
11 март көнне 18.00 сәгатьтә Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда Актаныш якташлар җәмгыяте «Буыннардан күчә килә туган як даны» исемле очрашу кичәсе үткәрә. Анда талантларга бай төбәктә туган төрле буын, төрле чорның күренекле шәхесләре белән танышу, Актаныш җире биргән сәнгать әһелләренең чыгышы, Актанышта туып, Чаллыда яшәүче матур яшь гаиләләрне тәкъдим...
-
Һәйкәлләрдә – хәтер
Быел Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 27 ел була. Тугыз елдан артык дәвам иткән сугышта 15 меңнән артык совет сугышчысының гомере өзелгән, 54 меңгә якыны гарипләнгән, 417се хәбәрсез югалган. Ел саен 15 февральдә шәһәребездә яшәүче әфган сугышы ветераннары беренче автомобиль юлындагы һәйкәл янында һәлак булган сугышчан дусларын искә ала. Быел әфганчылар...
-
Чаллы Владимир Путинны каршылый
Бүген Чаллыга Россия Президенты Владимир Путин килә. Якынча мәгълүматлардан күренгәнчә, ил башлыгы "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә үтәчәк хәрби-сәнәгать комиссиясе утырышында, шулай ук Менделеев районындагы "Аммоний" заводын ачу тантанасында катнашачак. Владимир Путин Чаллы IT-паркында "Кванториум" балалар технопаркын да карар дип көтелә. Биредә 5-18 яшьлек балаларны төрле компьютер программалары, автоматлаштырылган техника ясау серләренә...