14 февраль 2016 яңалыклары
-
“Моабит дәфтәрләре” дөнья күрде
Татарстан китап нәшриятында Муса Җәлилнең татар һәм рус телләрендә атаклы "Моабит дәфтәрләре" дөнья күрде. Аны шагыйрьнең тууына 110 ел тулу уңаеннан нәшер иттеләр. Китап 334 биттән тора һәм аны 250 сумга сатып алырга мөмкин.
-
Чаллылылар Газманов клибында төшкән
Олег Газманов «Вперед, Россия!» җырына яңа клип төшерүен белдерде. Җырчы сүзләренчә, анда "КАМАЗ" дан да кадрлар бар. Моннан тыш, Газмановның үз төркеменең дә "КАМАЗ" автомобиле бар икән.
-
Эдуард Даутовны эзлиләр
Татарстанда, югары процентлар вәгъдә итеп, халыктан акча җыю белән шөгыльләнгән 46 яшьлек Эдуард Даутовны эзлиләр. Үзен трейдер буларак таныштырган ир-ат аркасында дүрт кеше 60 миллион сум акчасыннан колак каккан. Тагын өчесе аңа 40 миллион сум акчасын биреп алдануы турында гариза язган. Даутов аларга бу акчаларны биржа мәйданчыкларында инвестицион компанияләр аша...
-
"КАМАЗ" "Роснефть" белән килешү төзеде
"Роснефть" НК һәм "КАМАЗ" ҖЧҖ арасында стратегик партнерлык турында Килешү имзаланды. Документ нигезендә "Роснефть" НК" ААҖнең транспорт ихтыяҗларын комплекслы тәэмин итү каралган, анда сервис хезмәте, персоналларны өйрәтү һәм махсус модификацияле техникаларны да эшләү керә. Компанияләр арасында 2015 елның 18 декабрендә имзаланган "КАМАЗ" автомобильләре белән тәэмин турындагы килешүне тормышка ашыру кысаларында...
-
Валентин көне изгеме?
Бүген 14 февраль - Гашыйклар көне. Радио-телевидение дә бертуктаусыз "Изге Вәли" көненә чакырып тора. Нинди бәйрәм соң ул "Изге Валентин көне"? Һәм безгә аның ни катнашы бар? Көнбатыш Европада һәм АКШта "Изге Валентин" көнен уникенче гасырда ук бәйрәм иткәннәр. Бәйрәмнең тарихы мондыйрак. Рим Империясе чорында рухани Валентин гашыйк солдатларны сөйгәннәре...