Чаллыда мәчет өлкәннәрен хөрмәтләделәр
Чаллының "Нур-Ихлас" мәчетендә 23 февраль алдыннан мәчет картларын хөрмәтләү мәҗлесе уздыру гадәткә керде. Быел мондый чара 18 февральдә үтте. Аның барышында мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин узган елда башкарылган эшләр белән таныштырды, быелга ниятләнгән эшләр хакында сөйләде.
Ул шулай ук мәҗлесләрдән иң күп садака алып кайтучы бабайларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды....