22 февраль 2016 яңалыклары
-
Чаллыда балыкчылар бәйгесе үтә
23 февральдә Чаллыда "Ясалма җим-2016" балык тоту ярышлары үтәчәк. Чарада теләге булган һәркем катнаша ала. Балыкчыларны көндезге сәгать унда шәһәр пляжына керү урынында көтәләр. Катнашу өчен кертемнәрдән җыелган акча хәйрия максатларына сарыф ителәчәк.
-
Россия Дәүләт Думасына коллекторлар турында закон проекты кертелде
Анда коллекторларның бурычлы кешеләр белән аралашу тәртибе күрсәтелгән. Документ нигезендә коллектор бурычлы кешегә атнага, күп дигәндә, ике тапкыр шалтыратырга, атнага бер тапкыр гына очрашырга тиеш булачак. Әҗәте булганнар белән кичке сәгать уннан иртәнге сәгать сигезгә кадәр, ял көннәрендә кичке сәгать сигездән иртәнге сәгать тугызга кадәр аралашу тыела. Коллекторларга физик көч...