24 февраль 2016 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов "Ростар" предприятиесендәге җитештерү базасында булды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында "Ростар" ФҖБ ҖЧҖ ндәге җитештерү базасында булды. Татарстан Президенты авыр йөк машиналары өчен компонентлар җитештерүче завод эшчәнлеге белән танышты. "Ростар" ФҖБ ҖЧҖ генераль директоры Михаил Кожевников кыскача предприятие һәм алга таба үсеш планнары турында хәбәр итте. Компания 1 меңнән артык...
-
Юлламалы студентлар өстәмә стипендия ала
"Югарырак стипендия аласың киләме? Укытучылыкка бар!" - "Мәгариф" журналы үзенең сайтында шундый исемдәге язмада 15 мең сум стипендия алып уку мөмкинлеге, үзенчәлеге турында бәян итә. Чыгарылышларның ТР муниципаль берәмлекләреннән югары уку йортларына педагогик белгечлек буенча укырга җибәреп "сайлап алынган" 200е инде быел ук 15 мең сум күләмендә стипендия алачак. Диплом...
-
Чаллыда әтиләр өчен кичә үтәчәк
26 февральдә Яр Чаллы шәһәре Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе, "Ләйсән тамчылары"яшь журналистлар клубы, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Әти булу җиңелме?" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрә. Анда әти кешенең җәмгыятьтә, гаиләдә тоткан роле хакында сүз барачак. Әлеге чарада күркәм эшләре белән үрнәк булган...
-
Чаллыга Рөстәм Миңнеханов килә
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга килә. Сәфәре барышында ул йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар җитештерү заводында («Ростар» ФҖБ ҖЧҖ) булачак, КФУның (Чаллы филиалы) Инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышачак һәм капиталь ремонттан соң тулай торакларның берсен караячак дип көтелә. Аннары Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар...
-
Үкенечле үлем
Чаллыда 57 яшьлек хатын-кызның җәяүлеләр кичүендә гомере өзелде. Шәһәрдәшебез светофорның кызыл уты янган вакытта юл аркылы чыгарга ниятли. "Лада" машинасы шоферы сүзләренчә, ул светофорның яшел утына хәрәкәт итә һәм бер хатын-кызның трамвай юлында басып торганын күрә. Кинәт ханым, җәяүлеләр өчен светофорның кызыл уты януга да карамастан, юл аркылы йөгереп чыгарга...
-
Самолетка – фотоаппаратсыз
Самолетка фотоаппарат аккумуляторы белән кертмәячәкләр. Әлеге яңалык 1 апрельдән гамәлгә кертелә. Белгечләр фикеренчә, ноутбук һәм фотокамераларда, смартфон һәм башка электроникада кулланыла торган стандарт аккумуляторлар янгын куркынычы тудыра икән. Шуңа да алар өчен янгынга каршы тотрыклы савыт уйланып тапмыйча үзең белән йөртүне тыялар. Литий-ион аккумуляторларны самолетка алып керүне тыю турындагы карарны...
-
Россия Дәүләт Думасына коллекторларга кагылышлы закон проекты кертелде
Анда коллекторларның бурычлы кешеләр белән аралашу тәртибе күрсәтелгән. Документ нигезендә коллектор бурычлы кешегә атнага, күп дигәндә, ике тапкыр шалтыратырга, атнага бер тапкыр гына очрашырга тиеш булачак. Әҗәте булганнар белән кичке сәгать уннан иртәнге сәгать сигезгә кадәр, ял көннәрендә кичке сәгать сигездән иртәнге сәгать тугызга кадәр аралашу тыела. Коллекторларга физик көч...