6 март 2016 яңалыклары
-
Гариза бирү вакыты тәмамлана
31нче мартта ана капиталының бер өлешен - 20 мең сумын алу өчен гариза бирү вакыты тәмамлана. Бу акчаны ана капиталы дәүләт сертификатына ия булган гаиләләр алачак. Әлеге акчаны алу өчен Пенсия фондының территориаль органына гариза тапшырырга кирәк.
-
Акчаны кайтаралар
7нче марттан соң, диңгез буендагы курортларга билет алып та, анда бара алмаучылар билетның тулаем бәясен кайтара алачак. Моңарчы тулы сумманы түгел, ә аның 75 процентын гына кире кайтаралар иде. Яңа тәртип пассажир кинәт авырып киткән очракларга да кагыла.