10 март 2016 яңалыклары
-
Чаллыда туңдырма җитештерү арта
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев "Славица" компаниясендә булды. Узган ел ачылган әлеге предприятиедә аена 240 тонна туңдырма җитештерелә. Сөт кабул итү җиһазы һәм өченче линия файдалануга тапшырылгач бу санны аена 740 тоннага җиткерү планлаштырыла. Биредә 79 төрдә туңдырма ясала. Яңа җиһазлар Кытайдан кайтарылырга тиеш. 300 миллион сумга инвестиция җәлеп ителгән өченче...
-
Сочига – самолетта
"Победа" авиакомпаниясе Сочи, Анапа, Геленджикка Россиянең төрле шәһәрләреннән яңа рейслар ачып җибәрде. Чаллыдан да ял итү урыннарына очарга мөмкин. Самолетлар май ахырыннан сентябрь уртасына кадәр пассажирлар йөртәчәкләр. Бүген үк Чаллыдан июнь аенда Сочига бару өчен билет алырга була. Аның бәясе 6 499 сум.
-
Бер атнада – 9 очрак
Бер атна эчендә Чаллыда ВИЧ-инфекция белән зарарлануның 9 очрагы теркәлгән. Хисап чорында бу респбликада иң югары күрсәткеч. Мисал өчен Казанда 7 көндә 8, Зәй һәм Түбән Кама районнарында әлеге куркыныч чир белән авыруның 2шәр очрагы ачыкланган.
-
Директорлар советы утырышы үтте
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең Мәсәкүдә узган директорлар советы утырышында компания акционерларының гомуми җыелышын агымдагы елның 24 июнендә үткәрергә дигән карар кабул ителде. Анда шулай ук җыелышынң көн тәртибенә кертелергә тиешле кайбер мәсьәләләр тикшерелде, директорлар советына кандидатлар каралды.
-
Сәламәтлек өчен акча кызганмыйлар
Чаллыда яман шеш белән авыручылар саны елдан-ел арта. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, шәһәрдәге һәр 8нче хатын-кыз күкрәк, ә һәр 6нчы ир-ат мәни бизе рагы белән авырый. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин 2016 елны онкологик авыруларга каршы көрәш елы дип игълан итте. Бу чирне иртәрәк ачыклауда диспансерлык үтүнең файдасы зур. Узган...
-
Коръән уку конкурсы
20 мартта Түбән Кама каласы җәмигъ мәчетендә балалар арасында Коръән уку конкурсы уздырыла. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә белдерелде. Бәйгедә катнашучылар исә биш номинациядә көч сынашачак: - 7 яшькә кадәр (Коръәннән үзләре теләгән сүрәләрне яттан сөйләү); - 12 яшькә кадәр (Коръәннең 30 нчы өлешенең яртысын яттан уку); - 17...