15 март 2016 яңалыклары
-
“Акыллы” шәһәрнең һавасы саф булсын
Чаллы җәмәгатьчелегенә "2030 елга кадәр шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше" дигән проект тәкъдим ителде. Яңа стратегия нидән гыйбарәт, дисезме? Якын киләчәктә шоферсыз машиналарга утырып, бозауларыбыз (!) өчен автомат сөт эчергечләр кулланып һәм... бөек юлбашчыбыз Ленинга салынган һәйкәлгә хозурланып, "акыллы" шәһәрдә яшәү бәхете көтә чаллылыларны. Стратеглар тәкъдим иткән хикмәтле яңарышлар турында тулырак алдагы...
-
Студентлар волейболда көч сыный
18-19 мартта Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы базасында югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында волейбол буенча турнирлар оештырыла. Ярышлар шәһәребезнең 7нче студентлар Спартакиадасы кысаларында уза.
-
“Бердәм Россия” утырышы булды
"Бердәм Россия" партиясе Чаллы бүлекчәсенең сәяси совет утырышы булды. Анда җирлекнең бүлекчә секретаре Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, "Бердәм Россия"нең республика бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев катнашты. Утырышта партия әгъзасы, Шәһәр Советы депутаты Сергей Яковлевның матбугат чараларына ачык хатлары буенча фикер алышынды һәм аларның нәтиҗәләре...
-
Үзара хезмәттәшлек ныгый
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашты. Төбәкләр арасындагы килешүләрне гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек өлкәләрен киңәйтү мөмкин булды. Татарстан белән Калининград арасындагы үзара товар әйләнеше 2014 елда 709,4 млн сум тәшкил итте. Аны 10 мәртәбә арттыру планлаштырыла, төгәлрәк әйткәндә, бу "КАМАЗ" техникасы исәбенә эшләнәчәк....
-
Юлларны ямыйлар
Шәһәр урамнарында юллар начар. Асфальтның чыдамсыз булуын кемдер тотрыксыз һава торышыннан, кемдер юл төзүчеләрнең сыйфатсыз эшеннән күрә. Кайсы хаклыдыр, белгән юк, ләкин юллар бернигә яраксыз. Шуңадыр юл төзүчеләр чокырларны ямауга кыш уртасыннан ук керештеләр. Моны күреп тә шәһәрдәшләр гасабилана, ризасызлык белдерә: туңда, юештә салган ямау күпме торыр, акчаны чокырга салу...