17 март 2016 яңалыклары
-
Уңган безнең татар егетләре
Милли темага бәйгеләр, конкурслар үткәрү татар дөньясында үзгә бер төсмер алды: бу ярышлар матурлык, уңганлык кебек сыйфатларны ачыклау йөзеннән генә түгел, ә туган телне саклап калу, тарихыбызны, әдәбиятыбызны, сәнгатебезне тирәнтен белү, өйрәнү максатыннан да чыгып үткәрелүе белән мөһим. Бигрәк тә балалар, яшүсмерләр, яшьләр арасында шушындый чаралар милләтебезнең киләчәген кайгыртып оештырыла....
-
Яшь гаиләләргә тагын бер ярдәм
Яр Чаллының Пенсия фонды ана капиталы чараларыннан бердәй түләүләр алу мөмкинлеге турында искәртә. Бу уңайдан гаризалар кабул итү дәвам итә. Пенсия фонды белгечләре әйтүенчә, әлеге түләүләрне алу хокукы Россия Федерациясе террриториясендә яшәүче һәм 2015 елның 31 декабренә ана капиталы сертификатына ия булган гаиләләргә бирелә. Түләүләрнең күләме - 20 000 сум...
-
Хезмәт кешесен кайгырту зарур
КАМАЗда 2015 елдагы коллектив килешү йөкләмәләренең үтәлеше буенча хисап җыелышы үтте. Коллектив килешүнең үтәлеше турында хисап белән КАМАЗның генераль директорының персонал белән идарә итү һәм оештыру үсеше буенча урынбасары Александр Ушенин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2015 елда хезмәткәрләрнең эш урыннарындагы тотрыклылыгын тәэмин итү, хезмәткә түләү дәрәҗәсен саклау буенча мөмкин...
-
"Конферансье-2016” җиңүчеләре билгеле
Чаллы татар дәүләт драма театрында нәфис сүз, аниматорлар арасында бишенче тапкыр шәһәркүләм бәйге узды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалардан башлап, 40 яшькә кадәрге 22 кеше катнашты. Аларның чыгышын шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Ногманова җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Бәйге уйланылган режиссура буенча, оешкан төстә, бер сулышта үтте, дисәм дә ялгыш булмас....
-
Тоталь диктант язабызмы?
Халыкара тоталь диктант язуда Чаллы быел икенче елын катнаша. Барлык шәһәрләр өчен әлеге акция бер үк вакытта - 16 апрельдә 15 сәгатьтә башлана. Чаллыда Тоталь диктант язу КФУның инжиринг үзәгендә, 304нче аудиториядә үткәрелә. Үзенең грамоталылыгын һәр теләгән кеше бушлай тикшереп карый ала. Хәтта үзең белән дәфтәр һәм ручка алып килү...