22 март 2016 яңалыклары
-
22 март 2016 - 11:30Чаллы укучылары каникулларын күңелле үткәрәУку елының иң озыен чиреге тәмамланып, 21 марттан мәктәпләрдә язгы каникул башланды. Тугыз көнлек ял вакытында мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә балалар өчен күп төрле чаралар оештырыла. Каникул көннәрендә шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае да умарта күчедәй гөж килеп тора. Бер мәйданчыкта "Куркынычсыз юл" программасы кысаларында 1нче сыйныф укучылары...
-
22 март 2016 - 08:13Ипотека көне үтә2 апрельдә "КАМАЗ" мәдәният сараенда шәһәркүләм ипотека көне үтә. Анда төзелеш, иминият компанияләре, банк, күчемсез милек агентлыклары, салым хезмәте, пенсия фонды белгечләре шәһәрдәшләребезнең торак алуга кагылышлы сорауларына җавап бирәчәк, консультацияләр үткәрәчәк. Әлеге чара Чаллыда тәүге тапкыр узган елның 29 ноябреньдә үткәрелгән иде. Ул чакта анда шәһәребезнең 19 оешмасы катнашты.
-
22 март 2016 - 08:10Чаллыда балалар китаплары җыялар"КАМАЗ" мәдәният сараенда аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән "Изге китап" хәйрия акциясе башланды. Ул Бөтендөнья балалар китабы көненә багышлап оештырыла. Чара кысаларында 2 апрельгә кадәр яңа яки бик яхшы сакланган балалар китаплары кабул итәләр. Аларны иртәнге 8дән кичке 19 сәгатькә кадәр мәдәният сараеның үзәк вахтасына алып килергә...
-
22 март 2016 - 07:24Татарстан товарларын БелоруссиягәСәүдә-сәнәгать палатасында үткән кризиска каршы штаб утырышында палатаның генераль директоры Иван Шигин Татарстанда җитештерелгән товарларны Белоруссиядә сату буенча эшләнгән проект турында сөйләде. Ул узган елда Чаллыда 29 ярминкә оештырылып, анда 180 миллион сумлык 18,8 тонна товар сатылуын әйтте. Май аенда Минскида Татарстан товарларын сату буенча ярминкә оештыру фикерен җиткерде. Шәһәр...
-
22 март 2016 - 07:21Чаллыда ижтимагый ярдәмчегә мөрәҗәгать итүчеләр кимиХуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә ТРның кеше хокуклары буенча вәкаләтләсенең Чаллы буенча ижтимагый ярдәмчесе Эльвира Мифтахова чыгышыннан күренгәнчә, 2015 елда аңа мөрәҗәгать итүчеләр әлләни күп булмган. Аларның саны 57. Гозерләрнең күпчелеге гадәттәгечә торак шартларын яхшырту турында. Бер кеше үзенең эш хокуклары бозылуы турында хәбәр иткән. 10 кешене торак-коммуналь хезмәтләрнең канәгатьләнерлек булмавы...