23 март 2016 яңалыклары
-
Газга күчүчеләргә – субсидия
Татарстанда машиналарын бензин урынына газ яга торган итеп көйләүчеләргә субсидия бирергә ниятлиләр. Республиканың икътисад министрлыгы машинаны газга көйләү бәясенең 15-30 процентын кире кайтарырга вәгъдә итә. Әлеге субсидиягә физик затлар да, юридик оешмалар да дәгъва кыла ала. Гаризалар Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт адресы буенча кабул ителә.
-
Эльвира Ногманова: “Максатыбыз – мәдәни мирасны киләчәк буыннарга тапшыру”
Россия Президенты Указы нигезендә, ел саен март аенда Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм итә. Бу көнне халкыбызның рухын баетучылар, безне эчтәлекле әдәби-музыкаль кичәләр, күңелле бәйрәмнәр белән сөендерүчеләр үткән елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар билгелиләр. Бәйрәм алдыннан, Чаллының мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова белән әңгәмә кордым. Эльвира Илшат кызы Чаллыда билгеле шәхес....
-
Чаллыда чистарту, төзекләндерү икеайлыгы башлана
Агымдагы елның 1 апреленнән шәһәребезне санитар чистарту, төзекләндерү, яшелләндерү буенча икеайлык башлана һәм 1 июньгә кадәр дәвам итә. Шәһәр штабының составы инде расланды. Башкарыласы чаралар планы да әзер. Алар нидән гыйбарәт соң? Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Әгъләметдин улы Кыямов чыгыш ясады. Икеайлык...
-
“Мельдоний” җитте башыма
Берара вакытлы матбугат мельдоний матдәсе белән бәйле вакыйгалардан бик нык кына шаулап алды. Интернетны ачсаң да шул, телевизордан да шуны сөйлиләр, газеталарны дә мельдоний белән бәйле күләмле язмалар белән тутырдылар. Инде төшкә дә керә башлаган иде әлеге дару. Кемнәрдер хәтта төннәрен: "Кадамагыз, кирәкми", - дип төшләнеп куркып уяна башлаган иде...