9 апрель 2016 яңалыклары
-
Чаллы укучылары - бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре
Казанда информатика буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды. Олимпиаданы ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты. Олимпиадада Россиянең 52 төбәгеннән барлыгы 242 укучы көч сынашты. Татарстан данын 16 укучы яулады....
-
“Бәллүр каләм - 2016”
Татарстан Республикасында журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә "Бәллүр каләм" - "Хрустальное перо" XIX конкурсына гаризалар әле дә кабул ителә. Конкурсны "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге үткәрүе турында "Татар-информ" МА моннан 3 атна элек хәбәр иткән иде. Бәйгегә эшләр 9 номинация һәм 2 махсус проект буенча...
-
Хаҗга бару арзаная
Быел Татарстан мөселманнарына хаҗга бару арзангарак төшәчәк. Мәккәгә туры булмаган маршрут сайлаганда нибары 120 мең түләргә туры киләчәк. Яңа тариф Мәскәүдән Дубайга очуны үз эченә ала. Анда хаҗ кылучыларны автобус көтәчәк, ул аларны Мәккәгә илтәчәк. Үз чиратында стандартлы программа да сакланачак. Бу очракта хаҗ бәясе 240 меңгә төшәчәк. 2016нчы елда...
-
Путин белән туры элемтә
14 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә оештырыла. Ил башлыгы чыгышын "Беренче канал", "Россия 1", "Россия 24" телеканаллары, "Маяк" радиостанциясе, "Вести FM" һәм "Радио России" трансляцияли. Узган ел Владимир Путин 4 сәгатькә якын сузылган тапшыру барышында 74 сорауга җавап биреп өлгергән иде.