11 апрель 2016 яңалыклары
-
Сыйныфташыннан үч алган
Бүген иртән Яр Чаллы шәһәренең 9 нчы санлы мәктәбе территориясендә 11 яшьлек малай 12 яшьлек сыйныфташының аркасына пычак кадый. Яраланган малай хастаханәгә озатыла. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә башлангыч тикшерү үткәрелә. Якынча мәгълүматларга караганда, алдагы...
-
Татар яшьләре форумы уздырыла
14 апрель көнне Чаллының "Нур" яшьләр үзәгендә Татар яшьләре форумы уздырыла. Ул, ТР Президентының "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясе турында"гы Указын, "2016-2018 елларга Чаллы шәһәрендә милли сәясәт муниципаль программасын тормышка ашыру" максатында, оештырыла. Чараны, Чаллы каласы башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе һәм "Мизгел" милли мәдәният клубы оештыра....
-
“Ямаулыгы” сыйфатсызмы – ник чокырлар ачыла?
Яшерен-батырын түгел, югары технологияләр заманында яшибез дип мактанабыз Әмма чокыр-чакырлы юллардан һич арына алмыйбыз. Кайбер урыннар, гомумән, автомобиль йөртүчеләрнең йөрәк ярасына әйләнде. Әйтик, Галиәскар Камал бульвары аша көн саен эшкә йөрүчеләр юл төзүчеләрне нинди генә "җылы" сүзләр белән искә алмый! Иң аянычы, бу хәл дистә еллар дәвамында кабатлана. Төзекләндермиләр дип...
-
Федор Андреев: "Туганнар белән бер йодрык булып яшибез!”
Чаллы - талантларга бай шәһәр. Үзләрен төрле өлкәләрдә таныткан фидакарьләр дә шактый. Федор Андреев әнә шундый күпкырлы талантларның берсе. Белеме буенча укытучы, тормышта рәссам, тегүче, бизәүче һөнәрләрен үзләштергән. Хәзер шул һөнәрләре белән сәхнә осталарын, дусларын сөендерә. Бүген ул газетабызның "Арумысыз" сәхифәсенең кунагы. Федор Геннадьевич, үзегез белән таныштырып үтегез әле. Мин...
-
Чаллыда “Бердәм диктант” акциясе үтәчәк
23 апрельдә Чаллы медицина көллиятендә «Бердәм диктант - Единый диктант» акциясе үтәчәк. Анда теләгән һәркем үзенең белемен сынап карый ала. Катнашучыларга Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романыннан өзек тәкъдим ителәчәк. Бу чара 23 апрельдә шулай ук республиканың башка район-шәһәрләрендә дә үтә. 16 апрельдә исә шәһәрдәшләребез халыкара "Тоталь диктант" акциясендә дә катнаша...