18 апрель 2016 яңалыклары
-
Sunrise City ана капиталын арттырыра
Sunrise City микрорайоны Чаллының торак базарында үзенең позицияләрен ныгыта. Сатып алучыларга ипотека, ташламалардан тыш, "Санрайс Капитал" җаваплылыгы чикләнгән оешмасы үз хисабына ана капиталы күләмен дә арттырырга җыена. 80 квадрат метрдан башланган фатир өчен 453 мең сум ана капиталын түләргә әзер булган кешеләрнең сертификаты өчен компания, сату бәясеннән чыгып, 906 мең...
-
Чернобыль корбаннарын искә алабыз
Ел саен 26 апрельдә Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтне бетергәндә һәлак булганнарны искә алабыз. Моннан 30 ел элек "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятеннән дә 70тән артык хезмәткәр авариядән соң тәртипкә китерү эшләрендә катнашты. Аларның 20се хәзер дә компаниядә эшли. Генераль дирекция һәм профсоюз комитеты аларга бер мең сум матди ярдәм күрсәтә, кафеда...
-
Эш урынында имгәнү-үлү очраклары кимегән
Татарстанда эш урынында имгәнү-үлү очраклары йөз кешегә кимегән. Ләкин авыр җәрәхәтләр алу очраклары әле дә булып тора. Узган ел эштә 555 кеше имгәнгән, ә 60 кешенең гомере өзелгән. Быел соңгы өч ай эчендә үлүчеләр саны җиде кешегә җиткән. Җәрәхәтләр күбрәк төзелеш (30%), авыл хуҗалыгы (15%), транспорт (15%) өлкәсендә була.
-
Тукай укулары уза
20 апрель көнне "Сәләт" йортында Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан Республикакүләм нәфис сүз осталары ярышы узачак. Чара иртәнге 10:00 башлана. Бәйге әдәбият өлкәсендә сәләтле балалар һәм яшьләрне билгеләү, аларның үсешләрендә практик ярдәм күрсәтү, әдәби мәдәният буенча бүгенге буында эстетик зәвыкъ тәрбияләү, замана балалар һәм яшьләр игътибарын татар әдәбиятына юнәлдерү,...