20 апрель 2016 яңалыклары
-
Завод ачыла
22 апрельдә Чаллыда "Хайер" заводы ачылыр дип көтелә. Аны ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның катнашуы көтелә. "Мастер" Кама индустриаль паркындагы яңа заводта быел 90 мең суыткыч җитештерү планлаштырыла. 2017 елда бу санны 250 меңгә җиткерергә җыеналар.
-
Җиңү бәйрәменә – бүләк
3-10 майда Бөек Ватан сугышында катнашучылар, инвалидлар һәм аларны озата баручылар Россия буенча поездларда бушлай йөри ала. Аларга бу мөмкинлекне Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, "Россия тимер юллары" акционерлык җәмгыяте бирә.
-
Татар кызлары – сәхнә күрке
Шәһәрнең мәдәният сарайларында шәһәрдәшләр өчен берсеннән-берсе матур, мавыктыргыч чаралар уза. Шимбә көнне Сара Садыйкова исемендәге концерт залына милләтебезнең гүзәл затлары җыелды. Алар - "Татар кызы - таң йолдызы-2016" бәйгесенең финалында катнашучылар. Кызларның чыгышын карарга җанатарлар да шактый җыелган иде. Әлеге чараны "Яшүсмер" клубы шәһәр башкарма комитеты белән берлектә оештырды. Бәйрәмгә...
-
“Ак чәчәкләр” белән бергә
Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәре буенча төшерелгән нәфис фильмга багышланган очрашу узды. Чараның кунаклары - "Ак чәчәкләр" фильмының сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиева, Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова. Оештыручылары - гимназия директоры Фирдүсә Әюпова, Энҗе Харисова, Энҗе Нурисламова. Очрашу мәктәп укучыларының чыгышлары белән...
-
Флешмоб үтте
Кичә шәһәрнең үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда "Һәр буынга яшьтәш Тукай" дигән республика флешмобы үтте. Чарада, Тукайның тууына 130 ел булуны символлаштырып, 130 кеше, шулай ук Казаннан һәм Тукай районыннан кунаклар катнашты. Акциядә катнашучылар тезелешеп, "Тукай" сүзен һәм "130" санын яздылар. Чаллы шагыйрьләре, шигърият сөючеләр Тукай шигырьләрен укыдылар.
-
Чынга ашар монда хыяллар
Чаллыда тантаналы шартларда мәктәп укучылары өчен "Перспектива" яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылды. Бер үк вакытта шундый үзәкләр Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә эшли башлады. Үзәкләрне ачуда видеоэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Рөстәм Нургалиевич татарстанлыларны яңа мөмкинлекләр белән котлады. "Мондый үзәкләр яшьләргә зур перспективалар бирә. Татарстан Республикасы бу...