21 апрель 2016 яңалыклары
-
“КАМАЗ”да – беренче туристлар
Шушы көннәрдә генә КАМАЗга туристлар - Ижевск лингвистика көллиятеннән укучылар һәм укытучылар килде. Кунаклар машина җыю һәм пресс-рам заводларында булдылар. Аларга оешма турында фильм күрсәттеләр. Шулай ук туристларга бер рәвештән икенче рәвешкә үзгәрә торган трансформер кабинасы хакында видеоязма да тәкъдир ителде. Автогигантның барлыкка килү тарихы турында да мәгълүмат бирелде. "Укучыларны...
-
“Сабан туе гүзәле–2016“
"Сабан туе гүзәле" бәйгесе шәһәребезгә генә хас бәйрәмнәрнең берсе. Чаллы хатын-кызлар ассоциациясе, шәһәр хакимияте белән берлектә, моннан 15 ел элек оештырган чараның төп максаты - татар телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерү, аларны киләчәк буыннарга тапшыру. Шунлыктан, конкурсантларга куелган төп таләпләрнең берсе - татар телен камил белү. Ләкин...
-
Когогиннан – “Мастер” паркы
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин Ставрополь шәһәрендә "Мастер" индустриаль паркы ачты. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 141 миллион сум акча тотылды. Парк шәһәр һәм өлкә икътисадын үстерергә, 700гә якын яңа эш урыны булдырырга ярдәм итә. "Безнең фаразлар буенча, технопарк эшчәнлеге нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге бюджетлар ел саен 220 миллион...
-
Чаллыда – онкология үзәге
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда онкология үзәге төзелешенең беренче этабын башларга әмер бирде. Ул БСМП һәм Комаров урамындагы мәйданда сафка басачак. Инде проект-тикшерү эшләре башланган. Төзелеш ике этапта барачак. Беренче чиратта елына 100 мең кешене кабул итә торган амбулатор онкология үзәге төзелә. Анда 30 урынга исәпләнгән көндезге стационар, 30 урынлы...
-
Чаллыда “Һөнәрләр дөньясы-2016” конкурсы үтте
Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә "Һөнәрләр дөньясы-2016" шәһәр конкурсының финалы үтте. Анда Комсомол, Үзәк һәм Автозавод районнарыннан бәйгенең район этапларында җиңгән берәр мәктәп командасы көч сынашты. Мәктәп укучыларын аңлы рәвештә һөнәр сайлауга әзерләү максатын күздә тоткан "Һөнәрләр дөньясы" бәйгесе Чаллыда 2008 елдан башлап, ел саен оештырыла. Өч этапта үткән...