26 апрель 2016 яңалыклары
-
Тукай рухы яши йөрәкләрдә
Халкыбыз бөек улы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтә. Апрель ае буе шагыйрьгә багышланган чаралар татар яшәгән барлык төбәкләрдә тынып тормады. Яр Чаллыда Тукайны, аның иҗатын аеруча югары дәрәҗәгә күтәреп, күпсанлы кичәләр, бәйгеләр, очрашулар уздырылды һәм мондый рухи чаралар әле ел буе дәвам итәчәк. 26 апрель - шагыйрьнең...
-
Сынаулар башланды
25 апрельдә тугызынчы сыйныф укучылары татар теленнән бердәм республика тесты тапшырды. Бердәм тестны татар телен 3 программа буенча (татар сыйныфларында, татар төркемнәрендә һәм рус төркемнәрендә) өйрәнүче тугызынчы сыйныф укучылары язды. Тестлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнде. Бердәм республика тесты үткәрүгә таләпләр БДИ таләпләре кебек үк булды. Хәтта offline...
-
Ветераннарга – юридик ярдәм
28 апрельдә 13 сәгатьтә хакимнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Бөек Ватан сугышы ветраннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтелә. Чара барышында белгечләр ветераннарны борчыган сорауларга җавап бирәчәкләр. Алдан язылу өчен 47-43-02 телефонына шалтыратырга кирәк. Хакимнең кабул итү бүлмәсе яңа шәһәрнең 3/18 йортында урнашкан.
-
Эшкуарлар өчен – бәйге
29 апрельдә Чаллыда "Автокаланың яшь эшмәкәре" дип исемләнгән шәһәркүләм бәйге үтәчәк. Анда 30 яшькә кадәрге эшкуарлар катнаша ала. Иң яхшыларны 4 номинация буенча бүләкләячәкләр. Төп җиңүчегә үзенең эшен башлап җибәрү өчен ташламалы кредит биреләчәк. Өстәмә мәгълүматны 57-08-70 телефон номеры аша алырга мөмкин.
-
Барыбызда – йөгерешкә
29 апрельдә Чаллыда традицион җиңел атлетика эстафетасы була. Ярышлар 13 сәгать 30 минутта «Азатлык» мәйданында башлана. Эстафета вакытында транспорт хәрәкте вакытлыча чикләнә. Командалар хакимият бинасы каршысына җыела. Җиңүчеләргә кубоклар һәм медальләр
-
Чыгымнар кем кесәсеннән?
РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы ТКХ тармагына караган барлык дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрнең эшчәнлегенә чик куярга ниятли. Ведомство планнары буенча 2018 елның 1 гыйнварына барлык ДУПлар һәм МУПлар эшләүдән туктарга тиеш. Безнең Чаллыда да андый оешмалар җитәрлек. Димәк, аларны да шушы ук язмыш көтә. Әйтик, "Торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү"...
-
Бөек Тукаебызга – 130!
Бүген халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына - 130 ел. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан татарлар яшәгән барлык җирлекләрдә дә истәлекле чаралар үтә. Шәһәрдәшләребез исә Тынычлык проспектында урнашкан Тукай скверына җыела. Көндезге уннан анда шигърият бәйрәме башлана. Анда мәктәп укучылары, студентлар, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. катнаша. Гомумән, чарада теләге булган һәркем...