27 апрель 2016 яңалыклары
-
Чаллылылар – “Студентлар язы - 2016” җиңүчеләре!
26 нчы апрельдә Казанның "Уникс" мәдәни-спорт комплексында "Студентлар язы-2016" респбулика фестиваленең гала-концерты узды. Анда тантаналы шартларда бәйгенең җиңүчеләрен котладылар. Алар арасында Чаллының өч югары уку йорты студенты да бар иде. Фестивальнең сайлап алу этаплары 21 нче апрельдән алып 23 нә кадәр "Әкият" балалар үзәгендә узды. Катнашучыларны «Журналистика», «Хореография», «Вокал», «Театр»...
-
Мәктәпләргә әләм элергә!
Татарстандагы барлык гомумбелем бирү оешмалары республика әләмен элергә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы канунны имзалады. Әлеге канун ТР Дәүләт Советы утырышында 21 апрельдә кабул ителгән иде. Татарстан Президенты аны 23 апрельдә раслады, канун бүгеннән - басылып чыккан көненнән гамәлгә керә. Шулай итеп, дәүләт әләме гомумбелем бирү оешмалары биналарына,...
-
Җәзаны йомшартырлармы?
Өч кешене үтергән өчен хөкем ителгән Шәүкәт Миндияров Татарстан Югары судыннан җәзаны йомшартуын сорый. Исегездә булса, 2015 елның июлендә ачык калган тәрәзә аша фатирга кереп, йоклап яткан хуҗабикә, аның энесе һәм улын үтереп чыккан Миндияровны суд гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән иде. Апелляцион шикаятендә Миндияровның адвокаты, судның җәзаны йомшартырдай кайбер фактларга...
-
Иммунизация атналыгы уза
24-30 апрель көннәрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан Европа иммунизациясе атналыгы уздыра. Быел әлеге атналыкның шигаре - "Иммунизациядәге проблемаларны юк итәргә!" Аның максаты - мөмкин кадәр күбрәк кешегә вакцина ясау, вакцинаның йогышлы авырулардан саклану чарасы булуын халыкка аңлату, вакциналар хакында мәгълүмат тарату һәм кешеләрдә вакцина ясауга булган каршылыкларны бетерү. Бу...
-
Алдаганнар
Чаллының полиция бүлегенә 79 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул белдергәнчә, 14нче апрельдә билгесез ике хатын-кыз аның пенсия акчасын урлаган. Ул көнне пенсионер кибеткә чыга. Кайту юлында аңа ике хатын-кыз очрый һәм «отышлы» товар тәкъдим итә. Озак кына сөйләшүләрдән соң, пенсионер өенә банка белән бал күтәреп кайтып керә. Туганнарына балны 3...